Татарстан нефть, газ, химия форумында Татарстан продукциясен төзелеш тармагында һәм юл хуҗалыгында куллануның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 7 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге территориясендә республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында һәм юл хуҗалыгында куллану темасына ике түгәрәк өстәл булып узды.  

Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, республиканың эре нефть-газ химиясе предприятиеләре җитәкчеләре, Татарстан югары уку йортлары ректорлары һәм башкалар катнашты. 

Беренче түгәрәк өстәлдә катнашучылар төзелеш өлкәсендә нефть-газ химиясе комплексы продукциясен эшләү һәм куллану буенча берничә проект карадылар. 

Тәкъдим ителгән проектларның күбесе импортны алыштыру бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән. Аерым әйтсәк, Рөстәм Миңнехановка лак-буяу материалларының яңа төрләре турында сөйләделәр, алар чит ил аналогларыннан 3-4 тапкырга арзанрак. ТР Президенты фикеренчә, бу актуаль юнәлешне актив рәвештә үстерергә кирәк. "Безнең төп бурычыбыз - үз базарыбызны ватаныбызда җитештерелә торган продукция белән тәэмин итү. Безнең төзүчеләребез югары сыйфатлы заманча төзелеш материаллары белән тәэмин ителгән булсын. Алга таба әлеге товар белән экспортка чыгу мөмкинлеген дә карарга кирәк", - дип саный Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты искәрткәнчә, республика территориясендә уйлап табучы  компанияләр өчен кирәк булган бөтен шартлар тудырылган. "Бездә "Химград" технополисы бар, "Алабуга" МИЗда "Синергия" индустриаль паркы, Яр Чаллыда "КИП-Мастер" - мәйданчыклар җитәрлек", - дип билгели Рөстәм Миңнеханов. 

Университет ректорларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты, чит ил тикшеренү вузлары аларга үрнәк булып хезмәт итәргә  тиешлеген ассызыклады, алар проектлар эшләүдән тыш, паралель рәвештә базарны өйрәнәләр һәм потенциаль клиентлар арасында үз продукцияләрен сатырлык мөмкинлекләр  эзлиләр

"Безгә үз эшләнмәләребезне алга этәрүне әрсезрәк алып барырга кирәк. Соңгы  берничә елда миңа яңа проектларның берничәсен тәкъдир иттеләр, аларның һәрберсе үзенә күрә уникаль иде. Ләкин вакыт күрсәткәнчә, аларны күрәсең тулысынча ачу мөмкин булмады. Я сез нәрсәнедер карап бетермәгәнсез, я без җитәрлек ярдәм күрсәтмибез, әмма ситуацияне үзгәртергә кирәк. Шуңа күрә,  һәр проект буенча белгечләр командасын җыярга кирәк, сынаулар үткәрергә, базарда конкурентлыкны тәэмин итәргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Киләсе түгәрәк өстәл юл хуҗалыгында нефть-газ химиясе продукциясен куллану мәсьәләләренә багышланган иде. 

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры билгеләгәнчә, юл хуҗалыгында нефть химиясе продукциясе мөһим урында тора. Беренче чиратта, бу битумнарга кагыла. 

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар алдында "ТАИФ-НК" ААҖ вәкиле чыгыш ясады. Ул компаниянең битум җитештерүдә технологияләрне камилләштерү буенча зур эш башкаруын сөйләде. Моннан тыш, 2015 елның октябрь аенда  "ТАИФ-НК" полимер битум беркеткечен җитештерүне эшләтеп җибәрүен әйтте. Җитештерелә торган продукциянең маркасына карап җайланма җитештерүчәнлеге сәгатенә 20 тонна тәшкил итә. Яңа битум искесеннән йомшару температурасы, сыну (уалучан) һәм бөгелү температурасы күрсәткечләре буенча аерыла. 

Рөстәм Миңнеханов юл эшләрендә сыйфатлы чимал җитмәү - бу бөтен Россия өчен актуаль мәсьәлә, дип таныды. "Яхшы битум бездә бик аз. Без бер урында тормыйбыз, чималның яңа төрләрен эшлибез, тик алар белән эшли белергә кирәк", - дип ассызыклады ул. 

Бүген юл төзелеше - беренче урында торган тема, диде ТР Президенты. "Әлеге тармак – чыгымнарны күп таләп итүче тармак. Шул ук вакытта, халык нәкъ менә юлларның сыйфатсызлыгыннан зарлана. Булган ресурсларны дөрес кулланырга кирәк, дөнья тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк. Без һәр өч ел саен юлларны алыштыра алмыйбыз!", - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов. 

 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International