Рөстәм Миңнеханов Татарстан нефть-газ химиясе форумын ачып җибәрде

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

2016 елның 7 сентябрендә  «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә нефть-газ –химия тармагында зур масштаблы вакыйгаларның берсе – Татарстан нефть-газ-химия форумы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров, Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары  Гомәр Дүсембаев, Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһәветдинов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Алберт Шиһабетдинов һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстанның әлеге тармагының эре предприятиеләре оештырган форум быел өч махсус теманы, шул исәптән халыкара күргәзмәләрне һәм алты фәнни-гамәли конференцияне берләштерә. Шулардан: «Нефть һәм газ ятмаларын күзәтүдә  һәм эшкәртүдә инновацияләр», «Хәзерге заман шартларында газ һәм нефть химиясе өлкәсенә инновацияләр кертү», «Геодезиянең һәм геомәгълүмати системаларның актуаль мәсьәләләре», «Сыеклыклар һәм газлар сарыф ителешен һәм күләмен исәпләүдә метрологик тәэминатның актуаль мәсьәләләре».

Валентин Шашин (совет дәүләт эшлеклесе, СССР нефть тармагында күпеллар  җитәкче, "Татнефть" директоры урынбасары) тууына 100 ел тулуга багышланган форумда дөньяның 19 иленнән 216 предприятие катнаша.

Форум ачылыр алдыннан Татарстан Республикасы  Президенты махсус техника заводы продукциясен, уникаль бораулау җайланмаларын карады, шул исәптән «КАМАЗ»ның «Евро-5»  стандартлы яңа двигателен күздән кичерде.

«Ел саен сентябрь аенда нефть-газ тармагы мәсьәләләре буенча җыелып фикер алышу безнең өчен традициягә әйләнде. Быел форум Татарстан һәм Россия нефть-газ тармагы үсешенә зур өлеш керткән Валентин Шашинның тууына 100 ел булуга багышлана», – дип сәламләде чыгышында Рөстәм Миңнеханов.

«Барыгызны да бу мөһим һәм истәлекле вакыйга белән котларга рөхсәт итегез», – диде сәламләүгә кушылып Төрекмәнстан Икътисад һәм үсеш министры Батыр Базаров.

Казахстан Республикасының Атырау өлкәсе Хакименең беренче урынбасары  Гомәр Дүсембаев искәрткәнчә, Россия Казахстан өчен төп икътисадый партнер булып тора. Атырау өлкәсе белән Татарстан арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү инде бар. Һәм әлеге мөнәсәбәтләрнең үсешендә ике якта да кызыксыну бар.

«Нефть-газ-химия тармагы теләсә кайсы дәүләтнең икътисады үсешенең  нигезе. Ә мондый форумнар тәҗрибә уртаклашырга, технологик яңалыклар турында мәгълүмат алырга һәм яңа багланышлар, элемтәләр урнаштырырга уңышлы мәйданчык булып тора», – диде ул һәм форсаттан файдаланып Рөстәм Миңнехановны  Татарстан Республикасы бизнесы вәкилләре белән агымдагы елның 30 сентябрендә Атырауда узачак икътисади форумга чакырды.

«Бу ел вакыйгаларга бай: Валентин Дмитриевич Шашинның 100 еллыгын без Россия нефть сәнәгатенә нигез салынуга 150 еллыгы белән бергә билгеләп үтәбез. Һәм Татарстан Республикасы бу тармакта илнең алдынгы төбәкләреннән берсе. Күп кенә технологик яңалыклар тармакта Татарстан тамырыннан килә. Бу шулай булды һәм булачак», – дип ассызыклады Россия нефть-газ сәнәгатьчеләре Берлеге президенты Геннадий Шмаль.

«Форумда катнашырга чакыруыгыз өчен рәхмәт. Yokogawa Electric Corporation компаниясе инде күптән Россия белән хезмәттәшлек итә. Без Татарстан предприятиеләрендә процессларны автоматлаштыру эшен башкардык һәм башкарачакбыз. Бу  форум бик югары дәрәҗәдә оештырылган. Әлеге күргәзмә Татарстан Республикасының җитештерүен үстерүгә һәм яңа проектларына старт булсын», – дип теләде Yokogawa Electric Corporation компаниясе президенты Такаши Нишиджим. Сүз уңаеннан, бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Такаши Нишиджим әфәнде очрашачак.  

«Мессина Дюссельдорф» компаниясе директоры урынбасары Томас Франкен билгеләп үткәнчә, Татарстан форумы белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта. Бу юлы хәтта форумда катнашучыларның барысы да «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендәге мәйданга сыймадылар, алар өчен өстәмә павильоннар булдырырга, ягъни 20% мәйданны киңәйтергә туры килде. Аның ассызыклап үткән тагын бер игътибарга лаеклы як: “Татарстан сәнәгать үсешеннән тыш яңа технологияләр һәм кадрларны әзерләүгә дә инвестиция бирә”.    

«WorldSkills хәрәкәтен үстерү – икътисадның киләчәгенә өлеш кертү», – диде Томас Франкен. Һәм Татарстан делегациясен пластмасса һәм каучук форумында, аларны Казанда җылы каршы алган кебек үк, кабул итәчәкләрен ышандырды.  Ә форумда катнашучыларга ул уңышлы багланышлар һәм яңа элемтәләр теләде.   

Алга таба Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аны озатып йөрүче затлар экспозиция территориясен карарга юнәлделәр. Беренчеләрдән булып алар «Татнефть» һәм «Тагрес» стендларын карадылар.

Форум ачылышыннан мәгълүмат һәм фоторепортажлар ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/725488.htm һәм"Татар-ифнорм" МА сайтында http://www.tatar-inform.ru/news/2016/09/07/519340/ урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International