Бүген Казанда старт алган Татарстан нефть, газ, химия форумының дәвамы буларак "Нефть һәм газ ятмаларын эзләү һәм эшләүдә инновацияләр" Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышы узды. Аның модераторы буларак Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясады.
«Бу мәйданчык 1993 елдан бирле нефть, газ, химия тармагы белгечләренең конструктив диалог урынына әйләнеп бара. География сизелерлек киңәйде. Быел форумда катнашырга теләк белдереп, Россия, АКШ, Украина, Һиндстан, Германия, Колумбия нефть компанияләре һәм фәнни берләшмәләрдән 600 артык делегат теркәлде. Инанам ки: галимнәр, геологлар, нефтьчеләр арасында ирешелгән югары дәрәҗәдәге ышаныч уртак бизнес-проектларны гамәлгә ашыруда хезмәт итәр», - дип инануы белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, республика илнең нефть чыгаруда иң актив төбәкләренең берсе һәм заманча технологияләрне эшләү һәм сынау урыны булып тора, шул исәптән, авыр суыртулы запасларны чыгаруда да. «Тикмәгә генә бөтендөнья рейтинг агентлыклары «Татнефть»не Европаның әйдәп баручы новатор компаниясе дип атамый. Безнең тикшеренүләрнең өстенлекләре булып югары үзле нефть, начар үткәрүчән һәм сланец чыганаклары санала», - дип басым ясады Рөстәм Миңнеханов.
Россия һәм чит ил коллегаларыбызның бу юнәлештәге тәҗрибәсе Татарстан өчен кызыклы, дип өстәде ул.
Россия нефть, газ, сәнәгатьчеләре Берлеге президенты Геннадий Шмаль үзенең чыгышында дөньяның газ буенча 40 процент, нефть буенча 13 процент запасларына ия булган Россия, глобаль икътисади һәм сәяси тирбәнешләргә карамастан, дөньяның энергия чыганаклары мәйданында алдынгы урыннарны саклап калырга исәп тота, дип билгеләп үтте. Тик, дәүләт нефть, газ тармагына карата мөнәсәбәтен үзгәртергә тиеш, дип саный. «Нефть һәм газ Россия икътисадының драйверлары була алмый, - диде ул. Аның сүзләренчә, тармак җитди кыенлыклар кичерә.
Геологоразведкага инвестицияләр сизелерлек кимеде. Төньяк Себердә генә дә бораулау эшләре ике тапкырга төште. Суыртуы авыр булган запасларны чыгару өлеше гомуми структурада 10 проценттан 50-60 процентка артты. Яңа ачыла торган чыганаклар 1 млн тоннадан сирәк артып китә, ә эштә булганнары 30 елдан 70 елга кадәр файдаланыла. Алар хәзер статик хәлдә. Нәтиҗәлелек өчен аларны кайгыртырга һәм карарга кирәк», - диде Шмаль.
Актуаль проблемалар булып тармак өчен җиһазлар һәм технологияләр мәсьәләләрендә импортка бәйлелек кала. Россия нефть, газ суырту өчен кирәк булган җиһазларның 50дән 90 процентка кадәрен чит илдән сатып ала. 20 елдан артык һәм аннан да озаграк эшләгән техниканы алыштыруга һәм модернизацияләүгә мохтаҗ. Шул ук вакытта тармакка инвестицияләр күләме ихтыяҗдан 2-2,5 тапкыр кимрәк.
Геннадий Шмаль кыенлыкларны санап кына түгел, аларны чишү юлларын да тәкъдим итте. “Геологоразведкага җәлеп ителгән фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшкәртмәләрен (НИОКР) финанслауны арттыру, нефть, газ тармагын импорка бәйлелектән азат итү, кечерәк чыганакларны кече нефть компанияләренә эшкәртүгә тапшыру бу мәсьәләдә чишелеш юлы. Бу яктан без Татарстанның шактый зур тәҗрибәсенә ия, ни үкенечле, әлегә безнең федераль закон чыгаручыларыбыздан ярдәм табылмый”, - дип билгеләп үтте Россия нефть, газ сәнәгатьчеләре Берлеге президенты Геннадий Шмаль.
Ул дәвам итте: «Үзебезнең илдәге эшкәртмәләрне гамәлгә кертүне, авыр суыртыла торган запасларны эшкәртүгә ниятләгән компанияләрне кызыксындыру өчен тармакка салым салу системасын яңадан карарга кирәк, - дип дәвам итте ул. - Закон чыгару дәрәҗәсендә авыр суыртыла торган һәм традицион булмаган запаслар классификациясен теркәү һәм аларны аерым исәпкә алуны тәэмин итү урынлы булыр иде. Ниһаять, Россия Президенты яки Хөкүмәте карамагында булган илнең нефть, газ тармагын модернизацияләү буенча эксперт советы булдырырга һәм аңа тиешле статусын бирергә кирәктер», - диде Геннадий Шмаль.
Тармак илнең энергетик һәм икътисади куркынычсызлыгын ныгыту өчен барысын да эшләргә әзер. Ләкин тармак үзе дә ярдәмгә мохтаҗ, дип басым ясап әйтте Россия нефть, газ сәнәгатьчеләре Берлеге президенты Геннадий Шмаль. Ә хәзергә нефтьчеләр һәм газчылар 2 дистә елдан артык вакыт тармакның искергән законнарын төзәтүне дә көтеп ала алмый булып чыга.
Мәгълүмат ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/725921.htm һәм "Татар-информ” МА сайтында: http://www.tatar-inform.ru/news/kazan/2016/09/07/519376/ басылды.