Татарстан Президенты “Химград” технополисының югары технологияле җитештерү компания-резидентлары эшенә старт бирде

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 8 сентябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның “Химград” технополисы территориясендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, федераль һәм республика хакимият органнары җитәкчелеге вәкилләре берьюлы өч югары технологияле җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар.

Беренче предприятие - Air Liquide – техник газлар һәм газ кушылмалары җитештерүче станция – үз продукциясе белән Казан һәм Татарстан предприятиеләрен тәэмин итәргә ниятли. Технополисның Франция резиденты сәнәгать газлары җитештерү буенча дөнья лидеры. Җитештерү номенклатурасы республика сәнәгатен һәм беренче чиратта, технополисның 256 компания-резидентын заманча газлар һәм газ кушылмалары белән тәэмин итәргә  мөмкинлек бирә. Бу предприятиеләрнең энергия чыгымнарын һәм зарарлы матдәләр күләмен киметергә ярдәм итәчәк.

Татарстан Республикасының биотехнологияләр инжинирингы региональ үзәге агробиопрепаратлар һәм терлекчелек өчен препаратлар җитештерү тармакларында эшләүче кече һәм урта бизнеска инжиниринг һәм консалтинг хезмәтләре күрсәтәчәк, нефть суырту һәм нефтехимия өчен биотехнологияләр, экологик чишелешләр тәкъдим итәчәк. Үзәк сынау-экспериментлар уздыру цехы белән җиһазланганнан тыш аз тоннажлы партияләр чыгарырга да әзер.

Моннан тыш, Татарстан Президенты барлыгында бүген “Идея” технопаркыннан лаборатор-сәнәгать комплексын һәм аның астындагы җир участогын, “Нанотехнологияләр нигезендә даруларны илтеп җиткерү системасы” проектын тормышка ашыру буенча нанотехнологик үзәктән “Nanopharm Development” компаниясенә тапшыру тантанасы булды. Предприятие теге яки бу органга төзәп тәэсир итә торган инновацион препаратлар эшкәртә һәм җитештерә. Алар яман шеш авыруларын, ВИЧ авыруларны дәвалау, органнарны һәм тукымаларны күчереп утыртылган пациентларның организмын тернәкләндерү өчен эшләнә. Заманча автоматлаштырылган җитештерү линиясе исә дару җитештерелә торган дарулар белән элемтәгә керүенә юл куймый.

(“Татар-информ” МА материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International