2016 елның 8 сентябрендә ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә “Composite Battle World Cup Kazan 2016” I Халыкара чемпионатка әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.
Композит материаллар өлкәсендә яшь белгечләрнең ярышлары беренче тапкыр узган ел Мәскәүдә “Open Innovation” форумы вакытында узган иде. Быел исә турнир дөнья мәйданына чыга һәм ул Казанда үткәрелә.
Чемпионат агымдагы елның 26 октябреннән 29 октябренә кадәр дәвам итәчәк. Бүген Казанга утырышта катнашу өчен чемпионатны оештыру комитеты әгъзасы, Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының “Россия композитлары” үзәге директоры Владимир Нелюб килде.
“Бүген безгә чемпионатка әзерләнү һәм аны үткәрү буенча агымдагы мәсьәләләр турында фикерләшергә кирәк. Барлык элементлар да зур әһәмияткә ия: этапларны уздыру өчен мәйданчыклар, уеннарда катнашачак командалар саны һәм аларны урнаштыру, жюри составы, кунакларның килүе һәм аларны урнаштыру. Моннан тыш, без композит компетенциясен 2019 елда Казанда узачак “WorldSkills” компетенцияләренең гомуми исемлегенә кертү мәсьәләсен дә карыйбыз”, - дип билгеләп үтте Илдар Халиков.
“Төп оештыру мәсьәләләре инде хәл ителде. Финанс мәсьәләләр юк, Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ ягыннан да, Бауман исемендәге университет ягыннан да финанслана. Чемпионатны үткәрү мәйданчыклары итеп Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИ “Олимп” спорт комплексы һәм “Ак Барс” кара-каршы көрәш Сарае тәкъдим ителә”, - дип хәбәр итте ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов. Кирәкле җиһазлар мәсьәләсендә дә проблемалар юк, эксперт һәм жюри исемлекләре дә расланган диярлек, дип өстәде ул.
Ярышлар вакытында командаларга проектлар уйлар чыгарырга һәм композит материаллардан эшләнмәләр ясарга кирәк булачак. Тизлек, сыйфат, төгәллек бәяләнәчәк, эшләнмәләрнең куелган максатка туры килү-килмәве дә бәяләнәчәк. Чемпионатта катнашучыларны конкурсның интеллектуаль өлеше дә көтә: профильле брейн-ринг, теоретик – конструкцияләрне исәпләү һәм бизнес-кейслар. Чемпионатка өстәмә булып композитлар буенча халыкара конференция һәм композит материаллар индустриясе халыкара күргәзмәсе дә оештырылачак.
Узачак вакыйгага кызыксынуны композицион юнәлеш белән бәйле булган Россия һәм Татарстан предприятиеләре белдерделәр. Әйтергә кирәк, конференция һәм күргәзмәдә катнашу теләге белдереп кенә түгел, ә чемпионатның спонсорлары буларак та.
Казанга чемпионатка алдан санаулар буенча бүгенге көндә 400ләп кунак-ярышларда катнашучылар килергә теләк белдергән. Алар арасында ярышларда катнашучылар, остазлар, үз командасына булышырга теләүчеләр. Чемпионатта катнашу өчен 20 сентябрьгә кадәр теркәлергә була, димәк командалар саны әле артачак.
“Composite Battle World Cup Kazan 2016” дөнья чемпионаты тиешле дәрәҗәдә оештырылыр һәм үткәрелер дип саныйм, безгә дәүләтнең беренче затларын Владимир Владимирович Путин белән Дмитрий Анатольевич Медведевны чакырырга оят булмас”, – дип тәмамлады Владимир Нелюб.
(Мәгълүмат Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында һәм "Татар-Информ" МА сайтында урнаштырылган)