Татарстан нефть-газ-химия форумы – 2016 Казанда узачак

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

2016 елның 7-9 сентябрендә  Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россия табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстан нефть-газ-химия форумы узачак.

Форумны оештыручылар - ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ОАО «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ, «Татнефть» ГАҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Нефтеконсорциум» ЯАҖ, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе, ВЦ «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәге.

Татарстан нефть-газ-химия форумы – 2016 тантаналы ачылышында һәм эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә.

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклаганча, Татарстан нефть-газ-химия форумы  Россия һәм Татарстанның нефть, газ, химия комплексының үсеше сораулары буенча төп дискуссия мәйданы булып тора.   

ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе билгеләгәнчә, “Татарстан Республикасы югары үсешле ягулык-энергетика комплексына ия, аның составына нефть эшкәртүче һәм табучы, нефтехимия һәм химия  продукциясен җитештерүче эре предприятиеләр керә. Югары технологияле нефть-газ-химия комплексы –республика икътисады үсешенең төп ноктасы. Комплекс предприятиеләренең уңышлы эше Татарстанның сәнәгый, инновацион һәм экспорт потенциалын ныгытуга ия. Республиканың нефть-газ-химия комплексы предприятиеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге үзләренең чимал ресурслары булу, Россиядә һәм аннан читтә нефтехимия һәм нефть эшкәртү  продукциясенә ныклы ихтыяҗ булу, халыкара стандартларга туры килерлек итеп җитештерүне техник җиһазландыру белән тәэмин ителә. 

Татарстан нефть-газ-химия форумы  -2016 кысаларында киң эшлекле программа күздә тотыла. Форум барышында 3 тематик махсуслаштырылган күргәзмә, 6 фәнни-практик конференция, шулар арасында  “Нефть, газ. Нефтехимия -2016” Халыкара күргәзмәсе һәм башка чаралар планлаштырыла.

Капиталь һәм юл төзелешендә республикада җитештерелгән нефть химиясе продукциясен куллану сораулары буенча түгәрәк өстәлләр дә үткәрү планлаштырыла, нефть-газ-химия тармагы предприятиеләре белгечләре катнашында адреслы очрашулар узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International