2016 елның 7 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Иокогава Электрик Корпорейшн» (Япония) компаниясе президенты Такаши Нишиджима белән очрашты. Татарстан Республикасы ягыннан очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың эре нефть, газ, химия предприятиеләре вәкилләре, Татарстан югары уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Такаши Нишиджимага Татарстан нефть, газ, химия форумында катнашуы өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан һәм «Иокогава» компаниясе арасында үзара мөнәсәбәтләр берничә ел дәвамында эзлекле рәвештә үсә, дип билгеләп үтте ул. «Хезмәттәшлегебез дәвамында «Иокогава» компаниясе республика территориясендә берничә инвестицион проектны гамәлгә ашыруда катнашты», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты ассызыклаганча, «Иокогава» компаниясе катнашында җитештерүләрне автоматлаштыру системасы өлкәсендә Казан илебездәге инжиниринг үзәкләрнең берсенә әверелде. «Иокогава-Казан» чишелешләр Инжиниринг үзәгенең дә үсеш динамикасы әйбәт.
Рөстәм Миңнеханов Такаши Нишиджимага Татарстан мәгариф үзәкләре эшендә катнашулары һәм мәктәпләрдә химияне тирәнтен өйрәнү өчен мәгълүмат технологияләрен кертүләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Без коллегаларыбыз белән Татарстан нефть, газ, химия комплексындагы стратегик проектлар буенча хезмәттәшлекне дәвам итәргә максатлыбыз, шул исәптән «Түбән Кама нефтехим», «ТАНЕКО», «Аммоний-2», «Казаньоргсинтез» һәм башкалар катнашында», - дип өстәде ул.
Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, «Иокогава» компаниясенең Иннополис Университеты белән күп яклы хезмәттәшлек итүне башлап җибәрү карарын хуплады.
Такаши Нишиджима, үз чиратында, Казандагы нефть, газ, химия форумын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Ул, шулай ук, Татарстан җитәкчелегенә республика территориясендә проектларны гамәлгә ашыруда күрсәткән даими ярдәмнәре өчен рәхмәтен белдерде.
Очрашу азагында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барлыгында Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм «Иокогава Электрик БДБ» ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.
( ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)