Казанда «Энергопрогресс» Инженер үзәгенең яңа офис бинасын ачу тантанасы узды

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 8 сентябрендә Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында «Энергопрогресс» Инженер үзәгенең яңа офис  бинасын ачу тантанасы узды.   

Чарада шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Алберт Нәфигыйн, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Габделгәниев, Казан мэры Илсур Метшин, «Генерирующая компания» ААҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.

«Энергопрогресс» – энергетика өлкәсендә илебездәге беренче инженер үзәкләрнең берсе, аңа 1989 елда нигез салынган. Бүген учреждениенең эшчәнлеге республика чикләреннән читкә чыга һәм инжиниринг белән идарә итү буенча, ЕРС (М) подрядчик буларак сәнәгатьнең төрле тармакларында төзелеш һәм тәэмин итүне үз эченә ала.       

919,26 кв.метр мәйданлы яңа офис бинасын төзү һәм реконструкцияләү –Инженер үзәгенең мәйданын җиһазландыруның беренче этабы булып тора.  Алга таба яңа лаборатор  корпус төзү планлаштырыла, анда аккредитацияләнгән 15 лаборатория күченәчәк. Бүгенге көндә республикада 5 җитештерү участогы эшләп килә.

Яңартылган Инженер үзәгенең яңа офисларны карап йөргәндә Рөстәм Миңнехановка энергосистемаларның тотрыклы эшчәнлеген тәэмин итү бурычларын чишкәндә комплекслы алымнарның алдынгыларын күрсәттеләр.   

Яңа объектны ачуга багышланган тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, инжинирингны үстерү – эре югары технологияле предприятиеләрнең үсү нигезе.

«Әгәр безнең энергокомпанияләребез барысын да читтән сатып алсалар – бернинди акча да җитмәячәк. Иң мөһиме – бүген без җибәргән хаталарны киләчәктә төзәтүе мөмкин булмавы бар», - диде ул. 

«Сезнең оста һөнәри инженерлар командагыз, алга киткән инфраструктурагыз, 15 заманча лабораториягез бар. Татарстан компанияләренә генә түгел: аларда сез үзегезнең эшләнмәләрегезне сынап карый аласыз. Параллель рәвештә чит ил  партнёрлары белән дә хезмәттәшлек итәргә һәм республикадан читтә дә базарлар табарга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты. 

Аннан соң Рөстәм Миңнеханов республика энергетика тармагын үстерүгә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатларын тапшырды.      

 

 (Татарстан Республикасы Президенты Матбугат үзәге материаллары кулланылды)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International