Автомобиль төзелешендә Татарстанда җитештерелә торган пластиклар һәм компаундлар куллануның актуаль сораулары каралды

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 8 сентябрендә Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов “Татарстан пластиклары һәм компаундлары - автомобиль төзелешендә импортны алыштыру” темасына киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә эшендә Татарстан һәм Россия автомобиль төзелеше һәм нефть химиясенең әйдәп баручы предприятиеләре вәкилләре катнашты. Алар арасында "Форд Соллерс", "КАМАЗ", "Автоваз-Рено-Ниссан" ("АРИЗО"), "Казаноргсинтез", "Түбән Кама нефтехим", "Кварт" АҖ, "СафПласт" ҖЧҖ, "Тахимпласт" ҖЧҖ һәм башкалар бар иде.

Киңәшмә барышында машина төзелешендә Татарстан Республикасында җитештерелә торган нефть химиясе продуктларын (пластиклар, компаундлар) куллануны киңәйтү белән бәйле булган актуаль мәсьәләләр тикшерелде.

Киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов билгеләп үткәнчә, бүген нефть, газ, химия комплексы предприятиеләре эчке һәм тышкы базарларда конкурент сәләтле һәм ихтыяҗга лаек булган полипропилен, полиэтилен, поликарбонат, полиуретан, АБС-пластик, термоэластопласт, пыяла сүсе һәм күмер сүсе җитештерә.   

Ул хәбәр иткәнчә, "Татарстан предприятиеләренең - полимерлар һәм компаундлар җитештерүчеләрнең автомобильләр җитештерүче алдынгы компанияләр белән билгеле бер эш тәҗрибәсе бар. Әйтик, Ford Motor Company компаниясе белән эш кысаларында "полимерлар һәм компаундлар җитештерүче татарстан предприятиеләре тарафыннан 11 полимер композиция һәм 13 спецификация локальләштерелгән, алар хупланган һәм глобаль материаллар исемлегенә кертелгән".

Алберт Кәримов ассызыклаганча, автомобиль һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре арасында хезмәттәшлекне үстерү кысаларында автомобиль җитештерүендәге илебезнең полимер материаллар өлешен шактый арттыру өчен алга таба уртак эш итү юлларын билгеләргә кирәк.    

Узган киңәшмә барышында “Автоваз-Рено-Ниссан" ("АРИЗО"), "Форд Соллерс" вәкилләре компанияләренең пластиклар һәм компаундлар җитештерүче татарстан предприятиеләре белән үзара хәрәкәт итүләре хакында сөйләделәр. КАМАЗ автомобильләре төзелешендә полимер материаллар куллану тәҗрибәсе турында завод вәкиле мәгълүмат бирде.

Татарстанның әйдәп баручы эре һәм урта нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре "Түбән Кама нефтехим" ГАҖ, "Казаноргсинтез" ГАҖ, "Кварт" АҖ, "СафПласт" ҖЧҖ, "Тахимпласт" ҖЧҖ автомобиль төзелешендә  ихтыяҗга лаек яңа төр җитештерелә торган полимер продукция һәм перспективалы эшләнмәләр турында сөйләделәр. Шулай ук, "РциХимТех" АҖ инжиниринг үзәгенең презентациясе үткәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International