2016 елның 9-11 ноябрь көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Америка Кушма Штатларында.
ТР Президентын озатып йөрүче делегация составында – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар бар.
Агымдагы елның 9 ноябрендә Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе Вашингтон штатының Рентон һәм Эверетт шәһәрләрендә "Боинг" компаниясе заводларында булдылар, предприятие һәм заманча җитештерү технологияләре белән таныштылар. Шулай ук, АКШ татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар.
2016 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Иминлек Советы патронажы астында “Заманча чакыру һәм янау шартларында тереклекне тәэмин итү системасының инновацион үсеш юллары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Казан химия фәнни-тикшеренү институты" АҖ оештырдылар.
Конференциянең максаты - комплекслы радиацион, химик һәм биологик яклау белән бәйле булган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен үстерүнең яңа перспективаларын табу; тикшеренүләрнең лаборатор һәм сынау базасын оештыруда инновацион алымнарны кулланышка кертү; җитештерү практикасына перспектив фәнни эшләнмәләрне кулланышка кертү юлларын билгеләү.
“Россия Вертолетлары” холдингына кергән Казан вертолет заводы җитештергән Ми-8МТВ-1 яңа күпмаксатлы транспорт вертолеты Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Красноярск авиация-коткару үзәге карамагына тапшырылды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе карамагына бирелгән вертолет Себер региональ үзәге заказы буенча эшләнгән. Вертолет җитештерү турындагы Контракт агымдагы елның март аенда имзаланган.
Яңа вертолет Себер федераль округы территориясендә коткару операцияләре башкару өчен барлык пилотаж-навигацион җиһазландырылган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Региональ бүлекчәсе Казан вертолет заводы җитештергән вертолетларны күптән куллана. 2013 елда имзаланган контракт кысаларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Себер региональ үзәгенең Авиация-коткару үзәгенә өстәмә рәвештә ике Ми-8МТВ-1вертолеты җибәрелгән.
2016 елның 9-13 ноябрь көннәрендә "МЕТРО" сәүдә үзәкләрендә "Казан тәэмин итүчеләре Көннәре" уза, аның кысаларында җирле җитештерүчеләрнең товарларына промо-акцияләр һәм продукцияләренә дегустацияләр оештырылган. Казан тәэмин итүчеләре Көннәрен үткәрү челтәрнең җирле тәэмин итүчеләр белән үзара партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәтелгән.
10 ноябрьдә Казанның "МЕТРО Кэш энд Керри" сәүдә үзәгендә METRO Quality Award премиясе җиңүчеләрен бүләкләүнең 9-нчы тантанасы узды.
2016 елның METRO Quality Award премиясе җиңүчесе "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" булды. Комбинат Казандагы "МЕТРО" сәүдә үзәкләренә якынча 65 төр продукция җибәрә һәм киләчәктә дә хезмәттәшлекне киңәйтергә планлаштыра.
2016 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышын үткәрде. Утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында нефть-газ- химия комплексы эшчәнлеге йомгакларын анализлаганда ТР нефть-газ-химия комплексының җитештерү күләме, тулаем Россия буенча да, былтыргы дәрәҗәдә саклануын хәбәр итте. Быел 9 айда 834,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган.
Республиканың нефть-газ-химия комплексы төп предприятиеләренең табышы 2 процентка үскән һәм 691 млрд сумнан артып киткән. Шул ук вакытта, ил буенча химия һәм нефть эшкәртү продуктларының төп базарларында бәяләрнең төшүе күзәтелә. Нефть суырту, химия продукциясен, резин һәм пластмасса әйберләрен җитештерү арта. Эчке һәм дөнья күләмендә бәяләр төшү сәбәпле нефть эшкәртү өлкәсендә сатудан керемнәр кими.
2016 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Интер РАО" ГАҖ Идарәсе рәисе Борис Ковальчук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Килешү Татарстан Республикасы һәм "Интер РАО" ГАҖ үзара файдалы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен билгели: ТР сәнәгатен һәм энергетикасын үстерүне перспектив планлаштыру; республика территориясендә инвестицион һәм инновацион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карау; Татарстан Республикасы предприятиеләренең энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту кебек мәсьәләләрне кертеп уртак эшне үз эченә ала.
"КАМАЗ" ГАҖ һәм "НК "Роснефть" ГАҖ нефть продуктлары белән тәэмин итү өлкәсенлә партнерлык турында килешү төзеделәр. Килешү "КАМАЗ" җитештерү егәрлекләрендә якларның майлау материалларын һәм нефть продуктларын эшләү, сынау һәм гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тота. Арытаба нефть продуктларын кайтарту "Роснефть"нең махсус бүлендек җәмгыяте "РН-Майлау материаллары" ҖЧҖ тарафыннан башкарылачак.
Яклар импортны алыштыру программасын булдыру һәм үстерү турында, сәнәгать җиһазларында майлау материалларын куллану карталарын эшләү, шулай ук, персоналны укыту һәм техник консультация бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, эксперт төркемнәр һәм фәнни-техник советлар булдыру хакында килештеләр. Россиянең алдынгы йөк автомобильләре җитештерүчесе һәм эре нефть-газ компаниясенең берләшүе Россия икътисадының эффектив үсешенә ярдәм итәчәк, үз илебез җитештерүенең конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга, импорт майлау материалларына бәйлелекне киметүдә булышачак.
( «КАМАЗ» ГАҖ Матбугат хезмәте материаллары буенча)
2016 елның 8 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Exotest" франция компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Франция бизнесы вәкилләрен сәламләп, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклап үткәнчә, автомобиль һәм нефть химиясе кластерлары Татарстан сәнәгате үсешен билгели һәм республика бу өлкәләрдә яңа компетенцияләр алырга омтыла.
Ул кыскача Татарстанны полимер үсеше төбәге һәм Россиядә полимерлар җитештерүчеләр арасында лидер-регион буларак тасвирлады. Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә хәзерге заман 2 нефть химиясе заводы урнашкан("Түбән Кама нефтехим" ГАҖ һәм "Казаноргсинтез" ГАҖ). Әлеге заводлар полипропилен, полиэтилен, поликарбонат, полистирол, АБС-пластик кебек төп пластикларны җитештерүчеләр булып торалар. Бүген Татарстанда 1,4 млн. тоннадан артык пластик җитештерелә, полиэтиленның 100дән артык маркасын эшләп чыгару үзләштерелгән, полистиролның 30 төрле маркасы, поликарбонатның 13 төрле маркасы, АБС-пластикның 10 төрле маркасы чыгарыла. Полимерлар эшкәртүнең алга китеп үсүе соңгы биш елның тенденциясе булып тора.
2016 елның 7 ноябрендә Казан ярминкәсе мәйданчыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сыйфат һәм стандартлаштыру буенча иң яхшы инженерларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләрне "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсының “Сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтү үсешенә керткән зур өлешләре өчен” номинациясендә җиңүчеләр алды.
Әйтергә кирәк, әлеге номинация бары тик узган ел барлыкка килсә дә, конкурс үзе инде 13 нче тапкыр уздырыла.
“Әлеге номинация сыйфат өлкәсендә иң яхшы метролог, стандартлаштыручы, иң яхшы сынау лабораторияләре, югары уку йортларын тәмамлаучыларның иң яхшы диплом эшләрен бүләкләүне күздә тота. Әлбәттә, безнең өчен бу бәйге һәм эш мөһим, чөнки Татарстан үз стратегиясендә глобаль көндәшлеккә сәләтле регион һәм бу көндәшлеккә сәләтлелеккә ирешүгә без һәр предприятиедә, тулаем республика кысаларында да омтылабыз, сыйфат һәм сыйфат системасы өстендә эшләүгә зур игътибар бирәбез. Стандартлаштыру системасы Татарстан Республикасында җитештерелә торган сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле продукциянең нигезе", – дип ассызыклады Алберт Кәримов ачу тантанасында.
2016 елның 7 ноябрендә "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә «АйДжиЭс Агро» һәм «Август-Алабуга» ике яңа завод төзелешен башлау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ Тимур Шаһивәлиев, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты.
«АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты компост җитештерү һәм шампиньоннар үстерү заводын төзүне күздә тота. Бер елда яңа комплекста 10,8 мең тонна гөмбә һәм 40 мең тонна компост материал җитештерү планлаштырыла. «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ компаниясе җитәкчелеге Россиянең кайбер кибет челтәрләре белән продукцияне сату турында сөйләшүләр уздырган. Яңа производствода 165 яңа эш урыны булдыру күзаллана. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1,5 млрд. сумнан артып китә. Проект 5 елдан үзен аклар дип көтелә. Производствоны эшләтеп җибәрү 2017 елның өченче кварталына планлаштырыла.