Казанда заманча чакыру шартларында тереклекне тәэмин итү системасы мәсьәләләре буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтте

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 10 ноябрендә Татарстан Республикасы Иминлек Советы патронажы астында “Заманча чакыру һәм янау шартларында тереклекне тәэмин итү системасының инновацион үсеш юллары” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференцияне ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Казан химия фәнни-тикшеренү институты" АҖ оештырдылар.

Конференциянең максаты - комплекслы радиацион, химик һәм биологик яклау белән бәйле булган фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен  үстерүнең яңа перспективаларын табу; тикшеренүләрнең лаборатор һәм сынау базасын оештыруда инновацион алымнарны кулланышка кертү; җитештерү практикасына перспектив фәнни эшләнмәләрне кулланышка кертү юлларын билгеләү.

Конференциянең тематикасы үз эченә махсус саклагыч материаллар булдыру өлкәсендә заманча технологик чишелешләр һәм эшләнмәләр; заманча саклану һәм индикация чараларын булдыруда инновацион алымнар; Россия базарында сәнәгый саклану чараларының конкурентлык сәләтлелеген арттыру һәм импортны алыштыру; махсус билгеләнештәге һәм сәнәгый саклану чараларын булдыруны техник җайга салу һәм метрологик тәэмин итү. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International