2016 елның 9-13 ноябрь көннәрендә "МЕТРО" сәүдә үзәкләрендә "Казан тәэмин итүчеләре Көннәре" уза, аның кысаларында җирле җитештерүчеләрнең товарларына промо-акцияләр һәм продукцияләренә дегустацияләр оештырылган. Казан тәэмин итүчеләре Көннәрен үткәрү челтәрнең җирле тәэмин итүчеләр белән үзара партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәтелгән.
10 ноябрьдә Казанның "МЕТРО Кэш энд Керри" сәүдә үзәгендә METRO Quality Award премиясе җиңүчеләрен бүләкләүнең 9-нчы тантанасы узды.
2016 елның METRO Quality Award премиясе җиңүчесе "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" булды. Комбинат Казандагы "МЕТРО" сәүдә үзәкләренә якынча 65 төр продукция җибәрә һәм киләчәктә дә хезмәттәшлекне киңәйтергә планлаштыра.
Тантанада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, Казандагы "МЕТРО Кэш энд Керри" сәүдә үзәге җитәкчелеге катнашты.
Мәгълүмат өчен:
METRO Quality Award бүләге ("МЕТРО" Сыйфат билгесе") 2007 елда оештырылган һәм ел саен иң яхшы региональ товар җитештерүче һәм тәэмин итүчегә бирелә, җиңүчеләрне "МЕТРО Кэш энд Керри" экспертлары сайлап ала.
Татарстан Республикасында "МЕТРО Кэш энд Керри" ҖЧҖ 3 сәүдә үзәге эшли: 2 - Казанда, 1 - Яр Чаллы шәһәрендә. Сәүдә челтәре инвестицияләренең гомуми саны якынча 60-66 миллион евро тәшкил итә, 550 эш урыны булдырылган. Татарстан Республикасы бюджетына 2015 елда салым түләүләре якынча 178 миллион сум тәшкил иткән.
Челтәрдә сатылучы товарларның 90 проценты Россиядә җитештерелгән. Татарстан Республикасында Метро Кэш энд Керри компаниясе 69 җирле тәэмин итүче белән эшли, сатуда аларның товарларының гомуми өлеше якынча 14% тәшкил итә.