2016 елның 9-11 ноябрь көннәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Америка Кушма Штатларында.
ТР Президентын озатып йөрүче делегация составында – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башкалар бар.
Агымдагы елның 9 ноябрендә Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы ТР делегациясе Вашингтон штатының Рентон һәм Эверетт шәһәрләрендә "Боинг" компаниясе заводларында булдылар, предприятие һәм заманча җитештерү технологияләре белән таныштылар. Шулай ук, АКШ татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очраштылар.
10 ноябрьдә Татарстан делегациясе инновацион компанияләр белән танышачаклар: Advenira Enterprises, Inc.(нанокомпозит материаллар җитештерү), DCM Ventures (инвестицияләр в стартаплар), SAP ( программа чишелешләрен һәм автоматлаштырылган идарә итү системасын сатучы). «Кремниевая долина»да Google компаниясе җитәкчелеге белән очрашу һәм Google – Googleplex кампусын карау планлаштырылган. Делегация 500 Startups бизнес-инкубаторын күрәчәк һәм Uber компаниясе җитәкчелеге белән очрашачак.
Татарстан Президентының Калифорния Губернаторы Джерри Браун белән очрашуы планлаштырылган.
11 ноябрьдә Татарстан Президенты башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе Америка-Россия эш советының Ел саен уза торган конференциясен ачу тантанасында катнашачак. Татарстан Президентының Ford Motor Company һәм MARS (азык-төлек сәнәгате) компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуы көтелә.