2016 елның 7 ноябрендә Казан ярминкәсе мәйданчыгында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сыйфат һәм стандартлаштыру буенча иң яхшы инженерларына бүләкләр тапшырды. Бүләкләрне "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсының “Сыйфатлы продукция һәм хезмәт күрсәтү үсешенә керткән зур өлешләре өчен” номинациясендә җиңүчеләр алды.
Әйтергә кирәк, әлеге номинация бары тик узган ел барлыкка килсә дә, конкурс үзе инде 13 нче тапкыр уздырыла.
“Әлеге номинация сыйфат өлкәсендә иң яхшы метролог, стандартлаштыручы, иң яхшы сынау лабораторияләре, югары уку йортларын тәмамлаучыларның иң яхшы диплом эшләрен бүләкләүне күздә тота. Әлбәттә, безнең өчен бу бәйге һәм эш мөһим, чөнки Татарстан үз стратегиясендә глобаль көндәшлеккә сәләтле регион һәм бу көндәшлеккә сәләтлелеккә ирешүгә без һәр предприятиедә, тулаем республика кысаларында да омтылабыз, сыйфат һәм сыйфат системасы өстендә эшләүгә зур игътибар бирәбез. Стандартлаштыру системасы Татарстан Республикасында җитештерелә торган сыйфатлы һәм конкурентлыкка сәләтле продукциянең нигезе", – дип ассызыклады Алберт Кәримов ачу тантанасында.
Ул билгеләп үткәнчә, республика лаеклы сыйфатлы товарлар һәм хезмәтләрсез базарда көндәшлеккә сәләтле була алмый: “Җитештерелә торган продукциянең лаеклы сыйфатын тәэмин итә алмасак, без локаль базарда көндәшлек итә алмаячакбыз. Импортны алыштыру өчен дә шундый ук эш мөһим. Бигрәк тә әлеге эш хәзер кирәкле, чөнки чит илгә экспортка озатыла торган продукциянең сыйфатына карата таләпләр бик югары”, -дип искәртте Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе.
Республика конкурсының әлеге номинациясендә быел Татарстанның 55 предприятиесе катнашты, моннан тыш, 3 югары уку йортыннан 12 диплом эше килде.
Нәтиҗәдә стандартлаштыру системасы өлкәсендә 9 предприятие, метрология өлкәсендә 12 предприятие җиңү яулады.
Сынау лабораторияләре конкурсында җиңүче дип 9 предприятие лабораториясе, ике югары уку йортыннан 7 диплом эше призлы урыннарны алып бүләкләнделәр.
Престижлы конкурс җиңүчеләренә бүләкләр тапшырганда Алберт Кәримов Татарстан предприятиеләре җитәкчеләренең җитештерүдә инновацион проектларны гамәлгә ашыруда, яңа югары сыйфатлы продукция төрләрен үзләштерүдә активлыклары үсүен конкурс нәтиҗәләре тагын бер кат раслый.
Традиция буенча, "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсының нәтиҗәләре ел азагында ясала.
Мәгълүмат һәм фоторепортаж "Татар-информ" МА сайтында басылды: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/11/07/527109/; "Татарстан Республикасы" газетасы сайтында урнаштырылды: http://rt-online.ru/inzhenerov-nagradili-za-kachestvo/