“Россия Вертолетлары” холдингына кергән Казан вертолет заводы җитештергән Ми-8МТВ-1 яңа күпмаксатлы транспорт вертолеты Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Красноярск авиация-коткару үзәге карамагына тапшырылды.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы авиациясе карамагына бирелгән вертолет Себер региональ үзәге заказы буенча эшләнгән. Вертолет җитештерү турындагы Контракт агымдагы елның март аенда имзаланган.
Яңа вертолет Себер федераль округы территориясендә коткару операцияләре башкару өчен барлык пилотаж-навигацион җиһазландырылган. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Региональ бүлекчәсе Казан вертолет заводы җитештергән вертолетларны күптән куллана. 2013 елда имзаланган контракт кысаларында Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Себер региональ үзәгенең Авиация-коткару үзәгенә өстәмә рәвештә ике Ми-8МТВ-1вертолеты җибәрелгән.
2016 ел ахырына кадәр алдан үткәрелгән тендер нәтиҗәләре һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының карары буенча тагын өч Ми-8МТВ-1 вертолеты һәм бер Ми-8АМТ вертолеты куллануга күчәчәк.
Мәгълүмат өчен:
Ми-8/17 тибындагы вертолетлар бүген Россия гражданлык вертолет паркы нигезен тәшкил итә. Алар медицина-санитария һәм гуманитар миссияләрдә кулланыла, патруль һәм эзләү-коткару операцияләрендә катнаша, йөк һәм пассажирлар ташуны башкара, шул исәптән VIP операцияләр дә үти. Әлеге вертолетларның мөмкинлекләре заманча җиһазландыру һәм даими яңартып тору хисабына киңәя.
Бүгенге көндә 12 меңнән артык Ми-8/17 модель вертолетлары дөньяның 100 иленә сатылган. Әлеге тип вертолетлар Якын Көнчыгыш илләрендә, Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия, Африка, Көнчыгыш Европа, Көньяк һәм Үзәк Америка, БДБ илләре, шулай ук, россиянең эре коммерция компанияләре тарафыннан эксплуатацияләнә.
("Россия Вертолетлары” холдингы Матбугат хезмәте материаллары файдаланылды)