2016 елның 8 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Exotest" франция компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Франция бизнесы вәкилләрен сәламләп, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ассызыклап үткәнчә, автомобиль һәм нефть химиясе кластерлары Татарстан сәнәгате үсешен билгели һәм республика бу өлкәләрдә яңа компетенцияләр алырга омтыла.
Ул кыскача Татарстанны полимер үсеше төбәге һәм Россиядә полимерлар җитештерүчеләр арасында лидер-регион буларак тасвирлады. Кәримов билгеләп үткәнчә, Татарстан территориясендә хәзерге заман 2 нефть химиясе заводы урнашкан("Түбән Кама нефтехим" ГАҖ һәм "Казаноргсинтез" ГАҖ). Әлеге заводлар полипропилен, полиэтилен, поликарбонат, полистирол, АБС-пластик кебек төп пластикларны җитештерүчеләр булып торалар. Бүген Татарстанда 1,4 млн. тоннадан артык пластик җитештерелә, полиэтиленның 100дән артык маркасын эшләп чыгару үзләштерелгән, полистиролның 30 төрле маркасы, поликарбонатның 13 төрле маркасы, АБС-пластикның 10 төрле маркасы чыгарыла. Полимерлар эшкәртүнең алга китеп үсүе соңгы биш елның тенденциясе булып тора.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Татарстанның машина төзелеше кластерын, аның төп предприятиеләрен ("КАМАЗ", Ford Sollers уртак предприятиесен) һәм автокомпонентлар җитештерүче предприятиеләрне (200дән артык предприятие, шуларның 30дан артыгы пластиктан җайланмалар җитештерә) тәкъдир итте.
Алберт Кәримов әйтүенчә, хәзерге вакытта республикада автомобиль һәм нефть химиясе кластерлары үсеше фәнни-белем белән тәэмин ителә. Полимер кластеры өчен КНИТУ-КХТИ полимерлар Институты, машина төзүчеләр өчен КНИТУ-КАИ нигез булып тора. 2010 елдан башлап республикада технологик карарларны гамәлгә кертү һәм яңа төр продукция җитештерү тотрыклы ихтыяҗ барлыкка килде. Әлеге бурычны хәл итүдә республикада булдырылган инжиниринг үзәкләр ярдәм итә.
"Exotest" бәйсез сынау үзәге генераль директоры Эмманюэль Бин кыскача компанияне тәкъдир итте. "Exotest" Француз компаниясе (2001 елда нигезләнгән) һәм киң профильле лаборатория. Эшчәнлегенең төп юнәлешләре:дөньяви автомобильтөзүче компания автомобильләренең тышкыдетальләре конструкторларның техник биремнәре таләпларенә туры килүен тикшерү өчен сынауларның тулы спектры булып тора.
"Exotest" компаниясенең төп партнерлары дөньяда данлыклы Renault, PSA, Nissan, Toyota, Volvo, Ford, BMW, Mercedes, Volkswagen, Audi, Fiat, Hyundai автомобиль төзүче компанияләрнең конструкторлык бюролары. Конструкторлык бюролары белән берлектә лаборатория тарафыннан махсус тикшерү алымнары эшләнгән.
Компания лаборатор җиһазларга ия, алар өстәмә сынаулар үткәрергә мөмкинлек бирә: ут искерүен, климат һәм коррозия сынауларын, абразив һәм фрикцион ныклыкка сынаулар һәм таушалуга каршы тору, вибрация сынауларын үткәрергә була.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Алберт Кәримов хәбәр иткәнчә, Казаннан кимендә 500 километр радиусында автомобильләр җитештерү буенча биш эре региональ үзәк урнашкан (8 завод). Ул ассызыклаганча, Татарстан Идел буе автомобиль төзелешенең үзәге буларак, республика территориясендә мондый дәрәҗәдәге лабораторияне локальләштерү ягында.
Алберт Кәримов сүзләренчә, Татарстанда үз бизнесларын урнаштырган компанияләрнең ташламалы шартларда үстерү мөмкинлекләре бар. Дәүләт ярдәме инфраструктурасы алга киткән индустриаль мәйданчыклар челтәреннән тора, алар арасында "Алабуга" МИЗ, "Мастер" Кама Индустриаль Паркы, "Химград" Технополисы һ. б. бар.
Очрашу барышында яклар Татарстан территориясендә автомобиль төзелеше өлкәсендә бәйсез сынау үзәге төзү мөмкинлеге турында фикер алыштылар.
Мәгълүмат "Татар-информ" МА сайтында: http://www.tatar-inform.ru/news/2016/11/08/527225/, һәм "Республика Татарстан" газетасы сайтында: http://rt-online.ru/v-tatarstane-mozhet-poyavitsya-ispytatelnyj-avtomobilnyj-tsentr/ урнаштырылган.