Татарстан Республикасы һәм "Интер РАО" ГАҖ арасында энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә имза салынды

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

2016 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Интер РАО" ГАҖ Идарәсе рәисе Борис Ковальчук энергетика өлкәсендә хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар. 

Килешү Татарстан Республикасы һәм "Интер РАО" ГАҖ үзара файдалы хезмәттәшлегенең төп юнәлешләрен билгели: ТР сәнәгатен һәм энергетикасын үстерүне перспектив планлаштыру; республика территориясендә инвестицион һәм инновацион проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен карау; Татарстан Республикасы предприятиеләренең энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту кебек мәсьәләләрне кертеп уртак эшне үз эченә ала. 

Әлеге Килешү кысаларында "Интер РАО" Төркеме "ИНВЭНТ" Россия җитештерү холдингы капиталына керү буенча аңлашу төзеде. Әлеге финанс инвестиция нәтиҗәсендә уставлы капиталда "Интер РАО" Төркеменең өлеше 33% тәшкил итәчәк. "Интер РАО" Төркеме һәм "ИНВЭНТ" арасындагы стратегик партнерлык акционерлар өчен өстәмә бәя булдырырга ярдәм итәчәк, Россия электроэнергетика өлкәсендә импортны алыштыруны үстерергә һәм ныгытырга булышачак, үз илебезнең электроэнергетика предприятиеләрен заманча продукция белән тәэмин итүдә ярдәм итәчәк, шулай ук, "Интер РАО" Төркеменең гамәлдәге бизнесы белән өстәмә синергия алырга булышачак.   

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, әлеге Килешүне имзалау республиканың энергетика тармагы үсеше өчен зур әһәмияткә ия. «Бу бик дөрес карар, аның нәтиҗәсендә безнең энергетика кластерын булдыру турындагы фикеребезнең җитди дәвамы булачак. Моннан тыш, әлеге документ киләчәктә безнең хезмәттәшлекнең яңа формаларын табарга ярдәм итәчәк», - дип билгеләде Татарстан Президенты.

«Без Татарстан Республикасы территориясендә энергетика һәм сәнәгать объектларын инновацион үстерүдә һәм инвестицияләр җәлеп итүдә ярдәм күрсәтү мөмкинлегенә шатбыз», - диде үз чиратында «Интер РАО» ГАҖ Идарәсе рәисе Борис Ковальчук. Бу хезмәттәшлек үзара файдалы булачак. "ИНВЭНТ" компаниясе капиталына керү аңлашмасы кысаларында "Интер РАО" Төркеме чиктәш бизнес юнәлешләрен үстерү-электроэнергетика тармагы ихтыяҗлары өчен махсус продукция җитештерү өчен җитештерү мәйданчыкларын куллана алачак».

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)

Мәгълүмат өчен:


"Интер РАО" Төркеме –Россиядә һәм чит илләрдә электроэнергетика тармагының төрле сегментларында катнашучы диверсифицияләнгән энергетика холдингы. Компания Россиядә электр энергиясе экспорт-импорт өлкәсендә алдынгы урыннарны били, актив рәвештә әлеге генерация һәм сату сегментында барлыгын арттыра, шулай ук, бизнесның яңа юнәлешләрен үстерә. "Интер РАО" стратегиясе глобаль энергетика компаниясе булдыруга юнәлдерелгән – дөнья энергетика базарының төп уенчыларының берсе, нәтиҗәлелек өлкәсендә Россия электр энергетикасы лидеры. "Интер РАО" Төркеме составына керүче электр станцияләренең урнаштырылган егәрлеге һәм аның идарәсендәгеләрнең  32,5 ГВт тирәсе тәшкил итә.

"ИНВЭНТ" Компанияләр төркеме - җитештерү-инжиниринг холдингы, үз эченә эре заводларны ала: "ТАТКАБЕЛЬ", "ИНВЭНТ-Электро", "Таттеплоизоляция" һәм башкалар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International