«Алабуга» МИЗ территориясендә ике яңа завод төзелеше башланды

2016 елның 7 ноябре, дүшәмбе

2016 елның 7 ноябрендә "Алабуга" махсус икътисадый зона территориясендә «АйДжиЭс Агро» һәм «Август-Алабуга» ике яңа завод төзелешен башлау тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, "Алабуга" СҖТ МИЗ" АҖ Тимур Шаһивәлиев, республика министрлык һәм ведомство вәкилләре катнашты. 

«АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ компаниясенең инвестиция проекты компост җитештерү һәм шампиньоннар үстерү заводын төзүне күздә тота. Бер елда яңа комплекста  10,8 мең тонна гөмбә һәм 40 мең тонна компост материал җитештерү планлаштырыла. «АйДжиЭс Агро» ҖЧҖ компаниясе җитәкчелеге Россиянең кайбер кибет челтәрләре белән продукцияне сату турында сөйләшүләр уздырган. Яңа производствода 165 яңа эш урыны булдыру күзаллана. Инвестицияләрнең гомуми күләме 1,5 млрд. сумнан артып китә. Проект 5 елдан үзен аклар дип көтелә. Производствоны эшләтеп җибәрү 2017 елның өченче кварталына планлаштырыла. 

Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы ресурслары нигезендә формалашачак яңа завод иң эре  предприятие булачак, дип белдерде.

Мөхтәрәм кунаклар икенче төзелеш мәйданчыгында да булдылар, анда "Август-Алабуга" заводын күтәрү планлаштырыла. "Август" - үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар җитештерү һәм сату буенча Россиянең иң эре компаниясе. Хәзерге вакытта компания продукциянең 70% Россия базарында, 28 % - якындагы чит илләргә,  2 % - ерак чит илләргә сата

"Алабуга" МИЗдагы инвестиция проектында үсемлекләрне саклау чараларын (гербицидлар, фунгицидлар, инсектицидлар һәм башкалар) җитештерү буенча ике цех һәм полимер савытлар җитештерү цехын төзүне күздә тота. Инвестицияләрнең гомуми күләме 3 млрд. сумнан артык тәшкил итәчәк. Производствоны эшләтеп җибәрү 2018 елның дүртенче кварталына ниятләнә. 

Рөстәм Миңнеханов тантанадагы чыгышында "Август" компаниясе үз секторында алдынгыларның берсе һәм сатып алучылары, партнерлары арасында ышаныч казанды, дип билгеләде. "Агросәнәгать комплексы өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешү үсемлекләрне саклауда сыйфатлы чараларсыз мөмкин түгел. Әлеге товарны күбесенчә чит илдән алуыбыз сер түгел. Тик әлеге заводны төзү импорт продукциясен үз илебездә җитештерелгән продукциягә алыштыру мөмкинлеген ачачак. Һәм әлеге масштаблы проект нәкъ менә "Алабуга" МИЗ мәйданчыгында гамәлгә ашырылуы куанычлы", - диде ТР Президенты. 

(ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International