2016 елның 16 ноябрендә Казанда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Беларусь Республикасы сәнәгать министрының беренче урынбасары Геннадий Свидерский белән очрашты.
ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында булып узган очрашуда Татарстан һәм Беларусь Республикасы арасында сәнәгать өлкәсендә, шул исәптән, машина төзелеше һәм нефть, газ, химия тармакларында да киләчәктә хезмәттәшлекне үстерү турында сүз барды.
Искә төшерик, 2016 елның 17-18 октябрендә Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Беларусь Республикасына визиты булып узган иде.
2016 елның 16 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Казэнерго" АҖ җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу барышында Казан шәһәрен җылылык белән тәэмин итү Схемасы мәсьәләләре хакында сүз барды.
Хәзерге вакытта "Казэнерго" АҖ (предприятие 1965 елда нигезләнгән) 132 эшләп торучы казан, 26 үзәк җылылык пункты, җылылык челтәренең 262 км торба үткәргечен эксплуатацияли (шул исәптән, 228 км җылылык челтәрләре, 34 км ГВС челтәрләре). Җылылык энергиясен еллык сату күләме 1,9 млн. Гкал тәшкил итә. Персоналлар саны - 1570 кеше.
2016 елның 15 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Хальдор Топсе» (Дания) компаниясе җитәкчелеге белән узган очрашуында ТР НГХК предприятиеләре һәм оешмаларының Дания компаниясе белән киләчәктә хезмәттәшлеген үстерүнең перспектив юнәлешләре хакында сүз барды.
«Хальдор Топсе» рецептуралар эшләү өлкәсендә, катализаторлар җитештерү һәм сату, гетероген катализ өлкәсендә шәхси фәнни эшләнмәләр нигезендә каталитик җайланмалар белән тәэмин итү һәм проектлау өлкәсендә специальләшә. Компания минераль ашламалар җитештерү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, нефть эшкәртү сәнәгате, энергетика, әйләнә-тирә мохитне саклау тармакларында тәкъдим ителә. "Хальдор Топсе" Даниянең иң фәнни сыйдырышлы җитештерү компанияләренең берсе. 2015 елда гомуми әйләнеш күләме 860 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.
2016 елның 14 ноябрендә Прагада ТР Премьер-министры урынбасары- ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Чехиягә эш сәфәре кысаларында Чехия белән Татарстан арасында сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне координацияләү буенча Уртак эшче төркем утырышында катнашты. Уртак эшче төркем утырышында шулай ук, Татарстан һәм Чехиянең дәүләт идарәсе органнары һәм хуҗалык субъектлары вәкилләре катнашты.
Уртак эшче төркемнең Рәистәшләре - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов һәм Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба. Утырыш барышында икеяклы хезмәттәшлек итүнең агымдагы хәле һәм перспектив юнәлешләре каралды.
2016 елның 13 ноябрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков «Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивалендә җиңүче “Генерирущая компания” командасына Гран-при бүләген тапшырды. Иҗади ярышлар җиңүчеләрен һәм анда катнашучыларны сәламләп Илдар Халиков: “Бу сезнең заман, сезнең җиңү һәм казанышлар,”- дип ассызыклады.
Тантанада Россия Федерациясе ЮНЕСКО эшләре буенча Комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты Рәисе Рафис Борһанов, ТР профсоюзлар Федерациясе Рәисе Татьяна Водопьянова, ТР предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре Ассоциациясе генераль директоры Алексей Пахомов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов, фестивальдә катнашучылар һәм жюри әгъзалары, ТР сәнәгать предприятиеләре һәм уку йортлары вәкилләре, ТР массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
2016 елның 11 ноябрендә Сан-Францискода (АКШ) ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «Ford» компаниясе вице-президенты Стивен Биган белән очрашуында катнашты. Очрашу Америка-Россия эшлекле советы кысаларында узды.
Стивен Биганны сәламләп, ТР Президенты Татарстанга багышланган сессиядә республикага карата җиткергән сүзләре өчен рәхмәтен белдерде. Әле 2011 елда сез республикага килеп «Ford» компаниясе белән уңышлы хезмәттәшлеккә нигез салуның башында идегез, диде Рөстәм Миңнеханов.
2016 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Америка-Россия эшлекле советының еллык конференциясе чараларында катнашты.
Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән АРДС президенты һәм генераль директоры Дэн Рассел һәм РЕНОВА Групп директорлар Советы Рәисе, «Сколково Фаундейшн» Президенты Виктор Вексельберг мөрәҗәгать иттеләр.
«Россия икътисадының үсеш траекториясенә кайтуында инновацияләрнең роле» панель сессиясе булып узды. Утырыш барышында Россияне икътисадый уңышлылыкка җиткерүдә ярдәм итүче яңа көч була алырлык инновацияләрнең йогынтысы турында фикер алыштылар. Моннан тыш, экспертлар АКШ администрация алышыну контекстында Россия-Америка мөнәсәбәтләренең торышы һәм перспективалары хакында фикер алыштылар, ике яклы сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр торышын карадылар, аерым алганда, сәнәгатьнең төрле тармаклары инновация өлкәсендә потенциаль һәм агымдагы хезмәттәшлек мисаллары, шулай ук, Россия икътисадының глобаль конкурент сәләтлелеген күтәрүгә юнәтелгән инициативалары.
Татарстан Республикасы делегациясенең АКШ эш сәфәре кысаларында Сан-Францискода Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Калифорния губернаторы Джерри Браун (АКШ) белән очрашты. Очрашуда Россия Федерациясенең Америка Кушма Штатларындагы Илчесе Сергей Кисляк, Россия Федерациясенең Сан-Франциско шәһәрендәге генераль консулы Сергей Петров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты.
2016 елның 13 ноябрендә “Пирамида” күңел ачу комплексында «Наше время – Безнең заман» ТР эшче яшьләр иҗаты фестиваленең йомгаклау гала-концерты узачак, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә.
«Наше время – Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестивале Татарстанда 2013 елдан бирле ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, "Созвездие – Йолдызлык" иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырыла.
Фестиваль эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруга, Татарстан предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачуга юнәлдерелгән.
2016 елның 10 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында АКШ эш визиты программасы кысаларында берничә инновацион компаниядә булды.
Татарстан делегациясе Саннивэйл шәһәрендә (Калифорния) Advenira Enterprises, Inc. компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Россия белгечләре төркеме тарафыннан 2010 елда Кремний үзәнендә (Кремниевая долина) оештырылган Advenira Enterprises, Inc. проект компаниясе нанокомпозит катлам төшерүне тәэмин итүче җайланмаларның төп төрләре өчен тулы хокуклы патентлар тотучысы булып тора. Компания эремәдән юка пленкалы нанокомпозит катлам төшерү технологиясенә ия. "РОСНАНО" АҖ портфель компаниясе булып тора.