ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 7 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән «Алабуга» МИЗ Күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырышта «Алабуга» МИЗ 4 яңа резидент-компаниясенең проектлары расланды. Яңа проектларга инвестицияләрнең гомуми күләме 1 млрд. сум тәшкил итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта «Алабуга» МИЗда 51 резидент теркәлгән, 22 завод эшчәнлек алып бара. 2006 елдан бирле махсус  икътисадый зона территориясендә 5,5 меңнән артык эш урыны булдырылды. Яңа җитештерүләргә инвестицияләнгән чараларның гомуми  суммасы 103 млрд. сум тәшкил иткән.  


4
ноябрь, 2016 ел
җомга

2016 елның 4 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Россия 2018» республика оештыру комитетының утырышы узды.  

 

Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

 

Рөстәм Миңнеханов искәртеп узганча, Казанда 26 ноябрьдә Конфедерация Кубогы 2017 җирәбәсе узачак. Конфедерацияләр Кубогы 2017, җитди вакыйга буларак, югары дәрәҗәдә оештырылырга һәм үткәрелергә тиеш, дип ассызыклады ул. Казанда төп мәйдан итеп "Казан Арена" стадионы сайланган. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген барлык әзерлек эшләрен алдан ук билгеле синхрон режимда FIFA таләпләре нигезендә тәэмин итү мөһим.


3
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

 2016 елның 3 ноябрендә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россиядәге Тулы Вәкаләтле Вәкиллегендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Кытайның Гуйчжоу провинциясе эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты.

 

Очрашу барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сәнәгать потенциалын тәкъдир итте. Ул республиканың нефть, газ, химия һәм машина төзелеше комплексларының әйдәп баручы предприятиеләрен ("Татнефть" һәм "ТАИФ", "КАМАЗ", "Форд Соллерс" уртак предприятиесе, "Казан вертолет заводы", "С. П. Горбунов исемендәге КАЗ - "Туполев" филиалы, Яшел Үзән суднолар төзү заводы, "ЕЛАЗ", "КМПО", "Казанкомпрессормаш" һ. б.) һәм алар тарафыннан тормышка ашырыла торган эре инвестицион проектларны тәкъдим итте.

2016 елның 3 ноябрендә Әлмәттә Татарстан Президенты республиканың кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән агымдагы елның 9 аенда кече нефть компанияләре (КНК) эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды. 

 

Киңәшмәдә  Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының җаваплы хезмәткәрләре, федераль органнарның территориаль бүлекчәләре җитәкчеләре, «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан кече нефть компанияләре җитәкчеләре вәкилләре катнашты.

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан нефтьчеләре тарафыннан агымдагы ел башыннан бирле 26 млн. 213 мең тонна нефть чыгарылган, үсеш темпы узган ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда 104,1 процент тәшкил иткән. 


2
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 2 ноябрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгындагы Татарстан Республикасы делегациясе составында  Камбоджага эш визиты программасы кысаларында Рөстәм Миңнехановның ил җитәкчелеге белән булып узган берничә рәсми очрашуында катнашты.

Пномпеньда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Премьер-министры Хун Сен, Камбоджа җәмәгать эшләре һәм транспорт министры Сун Чантол,  Камбоджа тышкы эшләр  һәм халыкара хезмәттәшлек министры - сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Камбоджа Хөкүмәтара рәистәше Прак Сокхон белән очрашуларда булды. 

2016 елның 2 ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан Республикасы делегация Камбоджага эш сәфәре кысаларында  Татарстан һәм Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл утырышы узды.

 

Эшлекле форум барышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сәнәгый потенциалы презентациясен үткәрде, Татарстанның Камбоджа Корольлеге белән сәүдә-икътисади хезмәттәшлегенең хәзерге торышын һәм перспектив юнәлешләрен әйтеп үтте. 

2016 елның 1-2 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында ТР делегациясе эш визиты белән Камбоджада. 

 

2 ноябрь көнне эш визиты кысаларында Татарстан һәм Камбоджа эшлекле даирәләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узачак. Татарстанның сәнәгый потенциалы презентациясе белән ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов чыгыш ясаячак.

 

Камбоджа башкаласында (Пномпень шәһәре) Татарстан Президенты җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе вәкилләре ил җитәкчелеге белән кайбер рәсми очрашуларда катнашачак.


1
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 1 ноябрендә Шанхайда «Сәнәгый партнерлык: яңа мөмкинлекләр һәм проектлар» Россия-Кытай эшлекле форумы узды. Форум эшендә РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Кытай Халык Республикасы  сәнәгать һәм мәгълүматлаштыру министры Мяо Вэй, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Россия һәм Кытай бизнес вәкилләре, Татарстан Республикасы делегациясе әгъзалары катнашты.

РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров форумдагы чыгышында  күргәзмәне югары дәрәҗәдә оештыручыларга һәм Россиядән килгән катнашучыларга аерым игътибарлары өчен рәхмәтен белдерде. Денис Мантуров форумда катнашучыларга алда торган төп бурычны хәбәр итте – 2020 елга илләр арасындагы товар әйләнешен 200 млрд. долларга җиткерү. Моңа АТЭС, АСЕАН һәм ЮНИДО оешмалары кысаларындагы хезмәттәшлек тәҗрибәсе ярдәм итәр, диде ул. 

2016 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Россия делегациясе составында бер көнлек эш сәфәре белән Кытай Халык Республикасына (Шанхай шәһәре) килде. Татарстан Республикасы Президентын озатып йөрүче делегация составында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы, «Татнефть» ГАҖ, «АК БАРС» БАНК ГАҖ, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» ААҖ җитәкчелеге һәм башкалар.

Эш сәфәренең төп максаты – 18 нче СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгый  ярминкәсендә булу. 2016 елда 18 елда беренче тапкыр СIIF-2016 Шанхай халыкара сәнәгый ярминкәсенең ил-партнеры барлыкка килде – бу статус Россия Федерациясенә бирелде. Россия делегациясен “СIIF-2016” Россия Федерациясе  сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли. Россия делегациясе составына  федераль һәм региональ хакимият органнары һәм предприятие җитәкчеләре керде. 

2016 елның ноябрендә «ENES-2016» энергетика үсеше һәм энергия нәтиҗәлелеге буенча V Халыкара форумы кысаларында уздырыла торган бөтенроссия конкурсларында җиңүчеләрне сайлау буенча интернет-тавыш бирү уздырыла.

2016 елның 1-10 ноябрь көннәрендә массакүләм мәгълүмат чараларының, "МедиаТЭК" төбәк администрацияләре һәм ягулык-энергетика комплексы компанияләре матбугат хезмәтләре буенча Икенче Бөтенроссия конкурсына интернет-тавыш бирү (http://www.медиатэк.рф);

2016 елның 5-15 ноябрендә ENES 2016 энергия нәтиҗәлелеген үстерү, энергияне  саклау өлкәсендә гамәлгә ашырылган проектлар буенча Өченче Бөтенроссия конкурсына интернет-тавыш бирү (http://enes-expo.ru). 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International