«КАМАЗ» и НК «Роснефть» нефть продуктлары белән тәэмин итү өлкәсендә партнерлык турында килешү төзеделәр

2016 елның 9 ноябре, чәршәмбе

"КАМАЗ" ГАҖ һәм "НК "Роснефть" ГАҖ нефть продуктлары белән тәэмин итү өлкәсенлә партнерлык турында килешү төзеделәр. Килешү  "КАМАЗ" җитештерү егәрлекләрендә якларның майлау материалларын һәм нефть продуктларын эшләү, сынау һәм гамәлгә кертү өлкәсендә хезмәттәшлекне күздә тота. Арытаба нефть продуктларын кайтарту "Роснефть"нең махсус бүлендек җәмгыяте "РН-Майлау материаллары" ҖЧҖ  тарафыннан башкарылачак.

Яклар импортны алыштыру программасын булдыру һәм үстерү турында, сәнәгать җиһазларында майлау материалларын куллану карталарын эшләү, шулай ук, персоналны укыту һәм техник консультация бирү өлкәсендә хезмәттәшлек итү, эксперт төркемнәр һәм фәнни-техник советлар булдыру хакында килештеләр. Россиянең алдынгы йөк автомобильләре җитештерүчесе һәм эре нефть-газ компаниясенең берләшүе Россия икътисадының эффектив үсешенә ярдәм итәчәк, үз илебез җитештерүенең  конкурентлыкка сәләтлелеген арттыруга, импорт майлау материалларына бәйлелекне киметүдә булышачак.   

 

 ( «КАМАЗ» ГАҖ Матбугат хезмәте материаллары буенча)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International