2016 елның 9 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ директорлар Советы утырышын үткәрде. Утырышта “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин 2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында нефть-газ- химия комплексы эшчәнлеге йомгакларын анализлаганда ТР нефть-газ-химия комплексының җитештерү күләме, тулаем Россия буенча да, былтыргы дәрәҗәдә саклануын хәбәр итте. Быел 9 айда 834,5 млрд сумлык продукция төяп озатылган.
Республиканың нефть-газ-химия комплексы төп предприятиеләренең табышы 2 процентка үскән һәм 691 млрд сумнан артып киткән. Шул ук вакытта, ил буенча химия һәм нефть эшкәртү продуктларының төп базарларында бәяләрнең төшүе күзәтелә. Нефть суырту, химия продукциясен, резин һәм пластмасса әйберләрен җитештерү арта. Эчке һәм дөнья күләмендә бәяләр төшү сәбәпле нефть эшкәртү өлкәсендә сатудан керемнәр кими.
“ТАНЕКО” һәм “ТАИФ-НК”да дизель ягулыгы һәм турыдан куыла торган бензин җитештерү арткан, ә мазут, автомобиль һәм газ бензиннарын, керосин чыгару кимегән.
“Түбән Кама нефтехим” табышы 3 процентка арткан, сатудан кергән табыш дәрәҗәсе узган елгы кебек калган. Каучукларга һәм пластикларга дөньяви бәяләрнең төшүе аркасында соңгы айларда химкомбинатның финанс нәтиҗәләре начарлануы күзәтелә.
“Казаноргсинтез”да пластиклар эшләп чыгаруны арттыру сәбәпле җитештерү 2,4 процентка арткан.
Татарстанда 2016 елның гыйнвар-сентябрь айларында 26,2 млн тонна нефть чыгарылган. Кече нефть компанияләре нефть суырту күләмен узган ел дәрәҗәсендә саклаган, “Татнефть” чыгаруны 4,9 процентка арттырган. “Татнефть”нең шина комплексы тоташ металлокорд һәм җиңел йөк машиналары покрышкалары җитештерүне арттырган.
Мәгълүмат ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында бастырылган: http://prav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/773401.htm