2017 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Кадрлар резервы" Республика проектының "Пром Актив" белем бирү модуле катнашучылары белән очрашты. Очрашуның модераторы буларак "ПромАктив" модуле җитәкчесе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә буенча Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Диана Радченко чыгыш ясады. Очрашу ышанычлы әңгәмә режимында узды. Министр, аның карашынча әһәмиятле булган, үзенең шәхси уңышлары тарихы, лидерлык сыйфатлары белән уртаклашты һәм модуль катнашучыларының сорауларына җавап бирде.
2017 елның 25 гыйнварында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Хабаровск краеның Комсомольск-на-Амуре шәһәренең комплекслы үсеше сораулары буенча Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Волков белән очрашты. Сәфәрнең төп максаты – Татарстан Республикасының инвесторлар җәлеп итү, сәнәгать объектларын үстерү, муниципалитетлар белән үзара элемтәдә тору мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу.
Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Хабаровск крае арасында перспектив хезмәттәшлек юнәлешләрен карадылар. Алберт Кәримов һәм Дмитрий Волков билгеләп үткәнчә, регионнар арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен шактый потенциал бар.
Республика мәйданчыкларында 1-3 февральдә узачак Worldskills-2017 стандартлар буенча эшче профессияләр чемпионатының Татарстан этабына яңа компетенция – сәнәгый дизайн керәчәк. Яшь профессионаллар базар тәкъдимнәрен анализлаячак, эскизлар әзерләячәкләр һәм 3D-принтерында компьютер өстәлләренең модельләрен бастырачаклар. Татарстанда бу Worldskills юнәлешен кабул итүче мәйдан Казан технология көллиятендә (колледжы) булачак. Бүген аның лабораториясендә киләсе ярышларда катнашучылар җыелган.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко белән очрашуы булып узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Яклар киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе вәкилләре белән берлектә ике эре "Боинг" предприятиесендә булулары, аларның эшчәнлеге, мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итүче принциплары белән танышуларын әйтеп үтте.
Татарстан Республикасына эшлекле визит кысаларында Россиядә һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Иннополис инновацион шәһәре, хәзерге вакытта республикада гамәлгә ашырыла торган башка инвестиция проектлары белән танышачак.
Россия һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко "Модернизацияләү һәм инновацияләр белән нәтиҗәле идарә итү. Boeing лидерлыгы үсеше системасы" темасына чыгыш ясады.
Чара ТР Хөкүмәте Йортының утырышлар залында узды. Лекцияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Чараны ачу чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада уңышлы компанияләрнең топ-менеджерларын җитештерүнең алдынгы тәҗрибәсе белән танышу, яңалыклар кертү, лидерлык мөмкинлекләре булган югары һөнәр осталарын әзерләү максаты белән чакыру практикасы барлыгын әйтеп үтте.
Бүген 2017 елның 24 гыйнварында Казан Ратушасында Ратушасында 2016 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Тантаналы бүләкләүдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер - министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың төрле тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
2017 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт региональ үзәге" федераль бюджет учреждениесе, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика Агентлыгы белән берлектә Казан Ратушасында 2016 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздыра. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышы узды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Үзенең чыгышында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин билгеләп үткәнчә, Татарстан нефть, газ, химия комплексының төп предприятиеләре 2016 елда җитештерү күләмен 4,4 процентка арттырган. Аларның кеременең җыелма күләме 954 млрд. сумнан арткан – 5 процентка үскән.
Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршылады.
Визит кысаларында югары дәрәҗәле кунак С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының Җитештерү цехларында булды. Цехларны карау барышында предприятие җитәкчелеге министрга дәүләт оборона заказларының үтәлүен җиткерде. Аерым алганда, Россия оборона министрлыгы өчен төрле модификацияле Ту-214 самолётлары төзелешенең барышы хакында сөйләнде.
Бүген 18 гыйнварда ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә республиканың эре энергетика компанияләре - "Татэнерго" АҖ, "Сетевая компания" ААҖ, "ТГК-16" ААҖ, "КЭР-Холдинг" ҖЧҖ катнашында Татарстанда энергетика җил станциясен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды.

Киңәшмә барышында утырышта катнашучылар республика территориясендә энергетика җил җайланмаларын урнаштыру перспективалары турында фикер алыштылар, әлеге проектны гамәлгә ашыруда Юл картасын формалаштыру кысаларындагы кирәкле оештыру-техник чаралары, мәсьәләгә кагылышлы сораулар исемлеген карадылар.
Проектны уңышлы тормышка ашыру Татарстан Республикасында җитештерелә торган электр энергиясе өлешендә өстәлгән кыйммәт һәм салым базасын арттыру нигезендә тулай төбәк продукты күләмен арттыру мөмкин булачак.