Бүген 18 гыйнварда ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов җитәкчелегендә республиканың эре энергетика компанияләре - "Татэнерго" АҖ, "Сетевая компания" ААҖ, "ТГК-16" ААҖ, "КЭР-Холдинг" ҖЧҖ катнашында Татарстанда энергетика җил станциясен төзү проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркемнең беренче утырышы узды.

Киңәшмә барышында утырышта катнашучылар республика территориясендә энергетика җил җайланмаларын урнаштыру перспективалары турында фикер алыштылар, әлеге проектны гамәлгә ашыруда Юл картасын формалаштыру кысаларындагы кирәкле оештыру-техник чаралары, мәсьәләгә кагылышлы сораулар исемлеген карадылар.
Проектны уңышлы тормышка ашыру Татарстан Республикасында җитештерелә торган электр энергиясе өлешендә өстәлгән кыйммәт һәм салым базасын арттыру нигезендә тулай төбәк продукты күләмен арттыру мөмкин булачак.