Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында бүген "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышы узды, утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Үзенең чыгышында "Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин билгеләп үткәнчә, Татарстан нефть, газ, химия комплексының төп предприятиеләре 2016 елда җитештерү күләмен 4,4 процентка арттырган. Аларның кеременең җыелма күләме 954 млрд. сумнан арткан – 5 процентка үскән.
Рафинат Яруллин аңлатканча, нигездә нефть, газ, химия комплексында мондый күрсәткечләргә "Татнефть" ГАҖ һәм яңа "Аммоний" комплексының югары нәтиҗәләре исәбенә ирешелгән. Моннан тыш, "Түбән Кама нефтехим" һәм "Казаноргсинтез" кебек предприятиеләр дә җитештерүне һәм табышны арттырганнар. Үсеш темпы буенча лидерлар – "Нәфис Косметикс" һәм тоташ металлкордлы шиннар җитештерү заводы.
Татарстанның консолидацияләнгән бюджетына акча күчерү якынча 51 млрд. сум тәшкил иткән һәм узган ел дәрәҗәсендә сакланган. Табыш арту шартларында "Татнефть", "Нәфис Косметикс", "Түбән Кама техуглерод" компанияләренең түләүләре үскән.
"Татнефтехиминвест-холдинг" ААҖ директорлар Советы утырышында Татарстан белән технологик үсеш Агентлыгы, ETI MADEN I. G. M. Төркия компаниясе (бор катнашмаларын китертү), Кама кабель заводы, Екатеринбургның "3А Инжиниринг" компаниясенең (сәнәгать чистарту системалары өчен фильтрлар җитештерүче) хезмәттәшлек итү турында тәкъдимнәре тыңланды.