Республика мәйданчыкларында 1-3 февральдә узачак Worldskills-2017 стандартлар буенча эшче профессияләр чемпионатының Татарстан этабына яңа компетенция – сәнәгый дизайн керәчәк. Яшь профессионаллар базар тәкъдимнәрен анализлаячак, эскизлар әзерләячәкләр һәм 3D-принтерында компьютер өстәлләренең модельләрен бастырачаклар. Татарстанда бу Worldskills юнәлешен кабул итүче мәйдан Казан технология көллиятендә (колледжы) булачак. Бүген аның лабораториясендә киләсе ярышларда катнашучылар җыелган.
"Милли чемпионатта компетенция элек тә тәкъдим ителгән иде, дөрес, 50 төп юнәлештән торган база программасына ул кермәде, – дип сөйләде Казан технология көллияте директоры Марат Вахитов. – Ике атнадан узачак Республика Worldskills ярышларында безнең укучылардан бары өчәү генә катнаша. Әгәр быел компетенциясе үзен акласа, ә егетләрнең күрсәткечләре лаеклы дәрәҗә булса, юнәлешнең киләсе елларда да чемпионатка керәчәгенә өмет бар, ә безнең укучыларның – милли Worldskills чемпионатында Татарстанның җыелма командасы составына керергә мөмкинлекләре булачак. Быел безнең бурыч – киләсе елга республика белән әзерләнү өчен компетенцияне нәтиҗәле тәкъдир итү".
"Сәнәгый дизайн" компетенциясендә алты модуль. Шуларның беренчесе – конкурсның жюри тарафыннан билгеләнгән хәзерге әйберләр базарының анализы, аналоглар сайлап алу. Быел республика чемпионатында укучылар компьютер өстәлләре әзерләячәкләр. Алга таба – эскизлау, прототиплаштыру – ягъни 3D-принтерында эшләнмәләрнең детальләрен бастыру һәм тәкъдир итү, үз объектыңны яклау.
"Укучыларның эшләрен бәяләү объектив һәм субъектив критерийлар бара шкаласы буенча башкарыла. Объективка әзерләнгән детальнең булуы, эскиз һәм чертеж керә, субъективка –студентның шәхси күнекмәләрен бәяләү, аның тарафыннан әзерләнгән әйбернең ни дәрәҗәдә экономияле, актуаль, ихтыяҗлы булуы керә. Башкарылган концепция, техник үтәү карала. Без бүген чемпионатта катнашучы укучыларны – эчке әзерлек этабына чакырдык", – дип аңлатты "Сәнәгый дизайн" компетенциясе эксперты Энҗе Хәйруллина.
"Хәзер күп кенә көллият укучылары модельләштерү белән кызыксына. Бик кирәкле белгечлек. Ул үзенә киң өлкәләрне алган: самолет проектлаудан алып һәм сәнәгать объектларын проектлаулар белән бергә үзебезгә кирәк булган теләсә нинди әйберне сызу. Сәнәгый дизайн өлкәсендә һөнәри белгечләр бик аз. СССР вакытында һөнәргә ихтыяҗ кимү сәбәпле, барысы да юкка чыккан, дизайнерларга ихтыяҗ калмаган. Хәзер ихтыяҗ яңадан туды, ә белгечләр җитәрлек түгел. Россиядә андыйларны бармак белән генә санарлык, – дип билгеләде белгеч. – Шуңа күрә бу белгечлекнең уңышлы чыгарылыш укучыларын зур киләчәк көтә".
Исегезгә төшерәбез, республика эшче һөнәрләр чемпионаты Татарстан Worldskills җыелма командасының төп катнашучыларын билгеләячәк. Милли этапта команда регионны быел язын тәкъдим итәчәк, бәлки аннары дөнья беренчелегендә. Компетенцияләр арасында – юл төзүчеләре һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшь белгечләре, медицина хезмәткәрләре һәм ювелирлар, кондитерлар һәм проектлаучылар – безнең көннәрдә үзләренең сыйфатды эшләре белән эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен арттыруга китерәчәк барлык катнашучылар. Барлыгы республика чемпионатында – 79 компетенция. Татарстанда әзерлек эшләре финиш турысына чыкты, тәҗрибәле осталар үзләренә алмашны максатчан әзерлиләр. 2019 елда нәкъ менә Казан Worldskills дөнья чемпионатын кабул итәчәк.
"Татар-информ" МА материаллары буенча