Татарстанда 2016 елның иң яхшы товарларын һәм хезмәтләрен сайладылар

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Бүген 2017 елның 24 гыйнварында Казан Ратушасында Ратушасында 2016 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Тантаналы бүләкләүдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер - министры урынбасары -  ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, республика министрлыклары һәм ведомстволары, республиканың төрле тармак предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Тантаналы чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп ТР Премьер-министры Илдар Халиков: "Россиянең иң яхшы 100 товары" Федераль программасы инде 19 ел уңышлы эшли. Татарстан Республикасы күп еллар дәвамында федерация субъектлары арасында бу программаны гамәлгә ашыруда лидер булып тора. 2004 елдан башлап конкурсның региональ этабы булдырылганнан соң "ТР иң Яхшы товарлары һәм хезмәтләре" конкурсында 5 меңнән артык исемле продукция һәм хезмәт күрсәтү тәкъдим икән 2500 предприятие катнашты. Шуларның 1500 данәсе федераль этабка тәкъдим ителде, шуларның 600 лауреатлар булдылар. Конкурста катнашу Татарстан продукциясен эчке һәм тышкы базарларга этәрүдә һәм чыгаруда ярдәм итә".

Үзенең сәламләү сүзендә бәйгене оештыру комитеты рәисе, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсының 13 ел дәвамында уздырылу дәверендә бәйгенең яхшы традициягә әйләнүен һәм җитди статус алырга өлгерүен билгеләп үтте. Бәйге нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда сыйфатлы һәм конкурентсәләтле товарлар җитештерелә һәм хезмәтләр күрсәтелә, эре инновацион проектлар тормышка ашырыла, яңа югары сыйфатлы төр продукцияләр кулланышка кертелә. Безне ел саен конкурста катнашучыларның саны үсү сөендерә.

2016 елда республика конкурсында 447 товар һәм 203 предприятие һәм оешмадан хезмәтләр катнашты. Эксперт комиссияләре эше нәтиҗәләре буенча 2016 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсының лауреаты исеменә 83 төр продукция һәм хезмәт күрсәтү лаек булды, 142 - I дәрәҗә дипломанты , 166 – II дәрәҗә дипломанты исемен алды.

2016 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсы югары бүләкләренә һәм "Инновация-2016" махсус призына югары сыйфатлы  продукция җитештергән өчен "ТАИФ-НК" ААҖ, моннан тыш, 2016 елның Татарстан Республикасы сыйфат Лидеры призына: "Түбән Кама Нефтехим" ҖАҖ, "Майский" Теплица комбинаты", "Алсу" ҖЧҖ, ДРКБ РТ, "Казан халык сәнгать һөнәрләре техникумы", Мастер Мәхмүтова Мәдинә Мухаметовна лаек булдылар.

Шуны да әйтергә кирәк, конкурс җиңүчеләре “Татарстан Республикасының иң яхшы товары” маркеры йөртү мөмкинлеген алдылар.  Әлеге билгесе Татарстанда җитештерелгән продукцияне кулланучылар өчен сыйфат  гарантиясе булып тора. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International