ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Лондон бизнес мәктәбе (London Business School) профессоры Ричард Джолли "Заманча шартларда лидерлык" темасына чыгыш ясады.

Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, башкарма хакимият органнары вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Ричард Джолли заманча лидерлыкның үзенчәлекләрен билгеләп үтте, мисаллар китерде. Шулай итеп, элегрәк беренче урында кеше торган булса, киләчәктә исә система торачак дип, Фредерик Тейлорның "Фәнни идарә принциплары" китабыннан цитата китерде.

Тулаем лидерлык принциплары турында сөйләгәндә, лектор "лидерлык  иерархик түгел", дип билгеләп үтте. Мисал сыйфатында ул Махатма Гандиның: "Дөнья үзгәрүен теләсәң – үзең шул үзгәреш бул", дигән әйтемен китерде.


27
гыйнвар, 2017 ел
җомга

Бүген "КВАРТ" Кама-Идел резина техникасы акционерлык җәмгыяте үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Регион җитәкчелеге исеменнән завод коллективын котларга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков килде. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре дә катнашты.

"КВАРТ" оешуга 75 ел тулу уңаеннан предприятие хезмәткәрләрен котлап  Татарстан Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның иң җылы котлау сүзләрен тапшырды.

Ул, Рөстәм Миңнехановның тантанада шәхсән үзе катнашырга ниятләвен, бәйрәмдә була алмавына үкенүен җиткерде.

Илдар Халиков билгеләгәнчә, 75 ел-бик зур тарих.

2017 елның  27 гыйнварында Чуаш Республикасында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров  рәислегендә Сәнәгать буенча Координация советы утырышы узачак. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашачак.

Координация советы утырышында фикерләшү өчен “Россия Федерациясендә азык машина төзелешен үстерү” темасы булачак. Утырышта катнашу өчен илнең 60 регионыннан киләчәкләр.

Шул ук көнне кунаклар Моргауш районында урнашкан "Сеспель" ЯАҖ җитештерү мәйданчыгына барырга ниятли. Моннан тыш, "Чабаксар-Арена" боз сараенда Чуаш Республикасы сәнәгать комплексы предприятиеләре продукция күргәзмәсе узачак. 

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы утырышы узды.

Утырышны Күзәтчелек советы рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Көн тәртибенә Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды эшчәнлегенә кагылышлы дүрт мәсьәлә кертелгән иде. ТР Инвестиция-венчур фондының Күзәтчелек советы әгъзалары 2017 елга финанс планны карадылар. Әлеге темага доклад белән Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Айнур Айделдинов чыгыш ясады.

Моннан тыш, утырыш барышында ТР Инвестиция-венчур фондына кагылышлы портфель проектлары, төгәлрәк әйтсәк, "Актаныш агрегат заводы" ЯАҖ алга таба үсеше хакында фикер алыштылар. 

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Мир Холдинг" һәм "Дизайн Групп" компанияләренең Директорлар Советы рәисе Ибраһим Мирмәхмүт углы белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

 

Очрашуда ТР Премьер-министр урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, "Алабуга" махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев катнашты.

Гомумән алганда, премиягә  Россиянең 11 оешмасы лаек булды.

 

Иң абруйлы сыйфат өлкәсендәге дәүләт бүләге Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 1996 елда 12 апрелендә расланган 423 номерлы  карары нигезендә ел саен конкурс нигезендә продукция һәм хезмәтләрнең югары сыйфатлы, сыйфат менеджменты ысулларын нәтиҗәле гамәлгә ашырулары өчен бирелә. 

 

Премия, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкләгән РФ Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премияләрен бирү советы тарафыннан, ел дәвамында номинантларны махсус масштаблы сайлап алу нәтиҗәләре буенча бирелә. 


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә традиция буенча һәр ел уздырыла торган Татарстан Республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен яңарту Республика Фондының Хәйриячеләр Китабын һәм Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы узды

 

Бу юлы да Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Республика "Яңарыш" Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Хәйриячеләр Китабының инде VII томын тапшырды, анда тарихи мирасын торгызуда зур өлеш керткән 20 мең хәйрияченең исеме кертелгән.

"Татнефть" грантларын алуга компания II конкурсны уздыруы турында игълан итә. Конкурсның максаты-регионнарның экологик, мәдәни яисә социаль үсешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә кызыклы тәкъдимнәрне, иң яхшы креатив идеяләрне сайлап алу.

 

2017 елның 26 гыйнварында Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә "Татнефть" директорлар Советы утырышы узды. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары –ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

 

Утырыш барышында  "Татнефть" ҖАҖ 2016 ел өчен бюджет үтәлешенә нәтиҗәләр ясалды һәм агымдагы елның февраль аена "Татнефть" бюджеты расланды. Геологик эзләнү эшләренең нәтиҗәлелеген арттыру буенча төп юнәлешләр каралды, запаслар белән тәэмин итү өчен инновацияләрне актив куллану мөһимлеге билгеләп үтелде. 

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тунис Республикасы эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

 

Үзенең сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Якын Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләре, шулай ук, Тунис белән дә хезмәттәшлек үсешенә зур игътибар бирүен билгеләп үтте. Ул Россия өчен ислам дөньясының мөһим булуын ассызыклады. Бүген РФ территориясендә 20 миллионнан артык мөселман яши.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International