2017 елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Татарстан Республикасында стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт региональ үзәге" федераль бюджет учреждениесе, "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча Республика Агентлыгы белән берлектә Казан Ратушасында 2016 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасын уздыра. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнаша.
ТР Премьер - министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика бәйгесенең оештыру комитеты рәисе Алберт Кәримов ассызыклавынча, һәр елны уздырыла торган бәйгенең төп максаты - республика предприятиеләре тарафыннан җитештерелә торган продукцияләрнең һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын һәм конкурентлылык сәләтен күтәрүне стимуллаштыру. Бу бәйге - республика предприятиеләре һәм җитештерүчеләре продукциясен һәм хезмәтләрен эчке һәм тышкы базарларга этәрүдә нәтиҗәле корал булып тора.
2016 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы һәм "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсының лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы программасында:
· 2016 елда "Татарстан Республикасының сыйфат Лидеры" призы предприятие-лауреатларын бүләкләү;
· 2016 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсы һәм "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү ("Җитештерү-техник билгеләнешле продукция" номинациясе);
· 2016 елда "Россиянең иң яхшы 100 товары" Бөтенроссия конкурсы һәм "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары" республика конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү ("Азык-төлек товарлары", "Халык өчен сәнәгать товарлары", "Хезмәтләр", "Халык һәм сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре" номинацияләре).
Бүләкләү тантанасы 16:00 сәг. башлана.