Россия һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко "Модернизацияләү һәм инновацияләр белән нәтиҗәле идарә итү. Boeing лидерлыгы үсеше системасы" темасына чыгыш ясады.
Чара ТР Хөкүмәте Йортының утырышлар залында узды. Лекцияне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Чараны ачу чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада уңышлы компанияләрнең топ-менеджерларын җитештерүнең алдынгы тәҗрибәсе белән танышу, яңалыклар кертү, лидерлык мөмкинлекләре булган югары һөнәр осталарын әзерләү максаты белән чакыру практикасы барлыгын әйтеп үтте.
Татарстан һәм Boeing компаниясенең зур хезмәттәшлек тарихы бар һәм үзара мөнәсәбәтләр алга таба да дәвам итәчәк, диде ТР Президенты.
Лекция барышында Россия һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко компания тарихы һәм аның казанышлары хакында сөйләде. Куллануда 1969 елдан бирле булган Boeing 737 җитештерү тарихы АКШ Рентон шәһәренә барып тоташа.
Бүгенге көндә компаниянең штатында АКШ һәм дөньяның 65 илендә эшләүче 170 мең хезмәткәр исәпләнә. Шулардан 1500 инженер Россиядә хезмәт күрсәтә. НИОКР өлкәсендә үзәкләр һәм программалар дөньяның күпчелек илләрендә урнашкан. Компаниянең ике бизнес -юнәлеше бар - гражданлык самолетлары һәм оборона-космик юнәлеш.
Сергей Кравченко чыгышында өч төрле теманы кузгатты - модернизацияләү белән идарә итү, инновацияләр белән идарә итү, халык белән идарә итү һәм лидерлар әзерләү.
Төгәлрәк ул Lean системасын куллану- сакчыл җитештерү хакында сөйләде.
Россия һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты бизнесны үстерү ярдәмендә нәтиҗәгә ирешү, җитештерүне арттыру һәм лидерлыкны үстерү, киң элементлар спектрын кулланып хезмәткәрләрне бүләкләү принципларына да тукталды. Бу Boeing компаниясенә базардагы көчле торышын тәэмин итәргә ярдәм итүен әйтеп үтте. Белгечләрне үстерү методы-аларны практикада өйрәтү, диде Сергей Кравченко. Чыгышы ахырында ул сорауларга җавап бирде.
ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде.