Конкурста катнашырга эшче һөнәрләре һәм инженерлык белгечлекләре абруен иң яхшы яктырту максаты белән Татарстан Республикасы редакция коллективлары һәм блогерлар чакырыла. Авторларның олы бүләк - 100 000 сумлык гран-прины алу өчен көрәшү мөмкинлеге бар. Гаризалар 2017 елның 1 маена кадәр кабул ителә.
Конкурсны Казан вертолет заводы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр Республика Агентлыгы катнашында уздыра.
Конкурсның төп максаты –массакүләм мәгълүмат чаралары һәм блог өлкәсе игътибарын кадрлар мәсьәләләрен төрле яклап яктыртуга җәлеп итү. Жюри тарафыннан эшче һөнәрләрне һәм инженерлык белгечлекләрен популярлаштыруга нигезләнгән иң кызыклы материаллар сайлап алыначак. Инженер һөнәренең уңай имиджын формалаштыру яшьләрне республикадагы предприятиеләргә җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә квалификацияле эшче кадрлар әзерләүнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итәчәк. Элегрәк, ТР икътисади совет утырышында хезмәт базарын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп әйтүенчә, республиканың икътисад үсеше квалификацияле кадрларсыз мөмкин түгел.
Акчалата премияләр түбәндәге номинацияләр буенча биреләчәк:
• Билгеләнгән тематика буенча теләсә нинди характердагы иң яхшы материал өчен җиңүчегә конкурсның Гран-при бүләге– 100 000 сум.
• "ТР басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларының иң яхшы материалы". Номинациядә 1 урынны алган җиңүчегә 60 000 сумлык премия, 2 урын өчен – 40 000 сумлык премия.
• "Радио һәм телевидениеның иң яхшы материалы". Номинациядә 1 урынны алган җиңүчегә 60 000 сумлык премия, 2 урын өчен – 40 000 сум.
• "Блог өлкәдә иң яхшы материал" (Интернет челтәрендә урнаштырылган блог билгеләмәсенә туры килгән, РФ гражданины тарафыннан төрле ысул белән теркәлгән ТР машина төзелеше тармагына кагылган материаллар катнаша). Җиңүчегә премия – 60 000 сум.
Конкурста ТР машина төзелеше тармагы эшчәнлеген ачкан материаллар катнаша. Конкурска 2016 елның апреленнән 2017 елның апреленә кадәр вакыт аралыгында массакүләм мәгълүмат чараларында бастырылган, Интернетта урнаштырылган яисә теле- һәм радиоэфирда тапшырылган материаллар катнаша ала.
Конкурска материаллар авторлар яки редакцияләр тарафыннан бастырылган язмаларның күчермәләре рәвешендә Word һәм PDF форматында кабул ителә. Видеоматериаллар DVD-дискларда, радиоматериаллар MP3 форматындагы компакт-дискларда тапшырыла.
Конкурста канташу өчен гариза һәм материалларны түбәндәге адрес буенча җибәрергә була: 420085, Казан шәһәре, Тэцевская урамы, 14 ("Конкурска” дигән тамга белән Генераль директор Аппаратына). Белешмәләр өчен телефон: (843)549-69-54, электрон почта адресы: petrova_is@kazanhelicopters.com
"КАМАЗ-Мастер" Россия спорт командасы "Дакар" халыкара раллисында 14 тапкыр җиңеп чыкты.
Бүген төнлә Яр Чаллыга "Дакар-2017" һәм Africa Eco Race-2017 ике халыкара ралли-рейд җиңүчеләре - "КАМАЗ-Мастер" командасы кайтып төште. Алар белән бергә Казанга багги зачетында өченче урынны яулаучы Равил Маһанов та очып кайтты.
Тантаналы каршы алуда Автошәһәрнең башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, Татарстан спорт һәм яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, , "Камаз" генераль директорының беренче урынбасары Юрий Герасимов, "Камаз" профком рәисе Александр Васильев, шулай ук, туганнары һәм команданың күпсанлы җанатарлары катнашты.
Билгеләп үтик, "КАМАЗ-Мастер" командасы узган ел икенче урынны алганнан соң быел беренчелекне кире кайтарды, "Дакар-2017" раллисында йөк машиналары арасындагы гомуми исәптә беренче һәм икенче урыннарны яулады, Africa Eco Race-2017 раллисында беренче урынга лаек булды.
Эдуард Николаев, Евгений Яковлев,Владимир Рыбаков экипажы беренче булды, ә Дмитрий Сотников, Руслан Әхмәдиев, Игорь Леонов экипажы "Дакар-2017" раллисында икенче урында. Команда буенча аларның хезмәттәшләре Андрей Каргинов – Андрей Мокеев – Дмитрий Никитин Africa Eco Race-2017 узышының тугызынчы чыгарылыш җиңүчесе булдылар.
"Бу ике атна эчендә без командасы өчен, безнең егетләребез өчен борчылдык һәм җиңүгә ышандык. Команданың ике узышта катнашып уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә торган мондый потенциалы булу бик шәп. Бүгенге җиңүләр команданы яңа уңышларга этәрер дип ышанам", – диде Юрий Герасимов.
"Чаллы халкы һәм мэры исеменнән сезне туган шәһәребездә сәламлим. Сез алга таба җиңүләр яуларсыз, уңышларыгызны арттырырсыз, илебез, республикабыз, шәһәребезне танытып торырсыз дигән ышанычта калабыз.
"КАМАЗ-Мастер" командасы – иң яхшы, ә команда машиналары – дөньяда иң сыйфатлы, моның исбаты – ярышларда җиңү", – диде Автошәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин.
"Кадерле, безнең яраткан, алыштыргысыз "КАМАЗ-Мастер" спорт командасы. Республика җитәкчелеге һәм министрлык исеменнән чын йөрәктән сезне җиңүләр белән котларга рөхсәт итегез. Бүген биредә Дөнья Кубогының биш җиңүчесе, Россиянең 11 атказанган спорт мастеры, 15 халыкара класслы спорт мастеры, Россия 13 спорт мастеры, без сезнең белән горурланабыз. Бу җиңү яңа җиңүләр китерсен, бу искиткеч елның яңа этапларын ачсын, сезнең җиңү безнең башка командаларга да башка спорт төрләрендә җиңүләр китерсен", – диде ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Дан казанган команданың җитәкчесе Владимир Чагин үзенең җавап сүзендә бөтен командага һәм ярышларга әзерлектә катнашкан ассистанс, барчасына рәхмәтен белдерде. Ул шулай ук, Татарстанның яңа яшь затлары барлыкка килүен, багги классында өченче урынны яулаган "КАМАЗ-Мастер" белән бергә кайтучы Татарстан егете Равил Маһановны атады.
"Без Африкада лидерлыкны исбатладык һәм Дакар беренчелеген кире кайтардык. Барлык командалар да, безнең конкурентлар, ярышларга тиешенчә әзерләнгәннәр һәм җиңүгә ким дигәндә, 15 йөк машинасы дәгъва итте. Ярышы иң башта безнең файдага бармады. Катнашучы конкурентларның ике бурычлары бар иде – "Дакар"да җиңү һәм "КАМАЗ"ны узу, ләкин без җиңелүчеләрдән түгел!", – диде Владимир Чагин.
Ул шулай ук, киләсе “Дакар” якында икәнен һәм командаларның бирешергә теләмәвен билгеләде. Барлык командалар да диярлек яңа машиналар әзерләячәк. Өченче урынны алучы Голландияле Жерар де Рой шулай ук, реваншка әзерләнәчәк.
“Ул ахырга кадәр бирешмәде, араларын 2,5 минут аерган лидерлыкка баручы өч экипажны хәтерлисезме, алар арасында Жерар де Рой да бар иде. Тик безнең егетләр рухи һәм техник яктан җиңделәр. Иртәгә ял көне, ә берсекөнгә кабат киләсе ярышларга әзерлек башланачак. Безне җиңелергә өйрәтмәделәр, алга, тик алга Татарстан!”,- дип йомгаклады Чагин.
"КАМАЗ-Мастер" Россия спорт командасы "Дакар" халыкара раллисында 14 тапкыр җиңеп чыкты. Мондый казанышлар дөньяның бер командасында да юк.
“Татар-информ” МА.
Россиянең өр-яңа тарихында Татарстан Республикасы һәм Иран Ислам Республикасы арасында хөкүмәт дәрәҗәсендәге беренче элемтәләр 1996 елдан Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Ирандагы эш визитыннан башлана. Визит барышында Ислам Республикасы парламенты рәисе һәм Премьер-министры белән очрашулар нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Иран Ислам Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә хезмәттәшлеге турында Меморандум имзалана.
Шуннан бирле Татарстан белән Иран арасындагы мөнәсәбәтләр алга таба үсә, актив рәвештә сәяси диалог бара. 2007 елда Казанда Иран консуллыгы ачыла һәм һичшиксез, Тегеран белән Казан арасындагы мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күтәрелә.
Ныгып килгән мөнәсәбәтләр җирлегендә бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль Консуллыгы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Алибеман Эгбали Зарч әфәнде белән очрашуы узды. Чарада Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Денис Вәлиев катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үтте.
Очрашу кысаларында Илдар Халиков Казанда Иран Генераль Консуллыгы ачылуга быел 10 ел тулачагын билгеләп үтте. Бу вакыт эчендә икътисади һәм сәяси элемтәләрне ныгытуда күп эшләнде, дип ассызыклады Илдар Халиков.
Сөйләшү ахырында Россия-Иран мөнәсәбәтләре кысаларында яклар алга таба Татарстан белән Иран арасындагы икеяклы хезмәттәшлекне үстерүдә кызыксынуларын расладылар.
Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2016 елның гыйнвар – декабрь айларында 3,5 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан таможнясы башлыгы, таможня хезмәте генерал-майоры Алберт Мәүликов белдерде.
«2016 елда Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 3 миллиард 520 миллион АКШ доллары тәшкил итте. Бу күрсәткеч 2015 елга караганда 22 процентка кимрәк. Әйләнеш долларлар белән үлчәнү сәбәпле җитди икътисади кимүләр турында сөйләргә туры килми. Әйләнеш кимүнең сәбәпләре берничә, шул исәптән доллар курсының тирбәлеше дә. Узган ел Татарстан таможнясы тарафыннан 995 төрле товарлар экспорты һәм импорты белән шөгыльләнүче теркәлгән», – диде Мәүликов.
Аның сүзләренчә, Татарстан таможнясының вазыйфаи затлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 1346, алты җинаять эше кузгатылган. "Аларның икесе – таможня түләүләреннән баш тарту сәбәпле, тагын дүртесе –наркотиклар контрабандасы белән эш итү сәбәпле. Бу дүрт очрак халыкара почта юнәлешләрендә синтетик наркотиклар табу белән бәйле. Шулай ук, Омск һәм Новосибирск таможнясы коллегалар белән региональ хезмәттәшлек нәтиҗәләре буенча гомуми массасы 2,929 кг булган наркотик ташуның җиде очрагы туктатылды", – дип ассызыклады Татарстан таможнясы башлыгы.
Алберт Мәүликов хәбәр итүенчә, 2016 елда Татарстан таможнясы федераль бюджетның керем өлешенә 24 млрд 347 млн сум керткән. Бу 2015 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда 2 млрд. сумга артык. "Шул ук вакытта, ТР таможня хезмәте эшенә кертелгән 1 сум, федераль бюджет кеременә 61 сум булып әйләнеп кайта", – дип билгеләп үтте спикер.
Белешмә өчен. Татарстан Республикасы предприятие һәм оешмалары Евразия икътисадый берлегенең теләсә кайсы таможня органында товарларын декларацияләүгә хокуклы.
"Татар-Информ" МА.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Hunan Sinda Elevator Co. ("Синьда Чжинэн") кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә регион башлыгы Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстанның Кытай партнерлары белән багланышларны үстерү һәм ныгытуны югары бәяләвен билгеләп үтте.
“Без Кытай компанияләре белән партнерлык элемтәләрен ныгытуга бәйле булган һәртөрле башлангычны һәм яңа җитештерү, яңа элемтәләр булдыруны хуплыйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.
2017 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте вәкилләре белән очрашты. Очрашуда "Кадрлар резервы" Республика проектының башкаручы директоры Андрей Петухов, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Динә Ашрапова һәм Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисенең сәнәгать һәм сәүдә буенча киңәшчесе Диана Радченко катнашты.
Очрашу кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе сәнәгать һәм сәүдә буенча киңәшчесенең 2017 елга эш планы хакында сүз барды. Диана Радченко планының төп чаралары хупланды.
2017 елның 9-12 гыйнварында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Урынбасары Д.О.Рогозин башлыгында Россия делегациясе "Энергияле Гуджарат" икътисади форумда катнаша (Гандинагар шәһәре, Һиндстан Республикасы). Россия делегациясе составына эре Россия бизнесы вәкилләре: Росатом, Роскосмос, Россия Вертолетлары, КАМАЗ, Сибур, Швабе, шулай ук, ике регион вәкилләре – Татарстан Республикасы һәм Әстерхан өлкәсе керде. Татарстан Республикасын әлеге форумда Татарстан Инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Т.И.Миңнуллина һәм Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Д.Р.Вәлиев тәкъдим итә. Татарстан делегациясенең әлеге форумда катнашу максаты - төбәкара Россия-Һиндстан хезмәттәшлеген үстерү, Татарстан Республикасының инвестиция, икътисадый һәм сәнәгать потенциалын күрсәтү, потенциаль партнерлар эзләү.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов республиканың сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләре хезмәткәрләрен һәм ветеранннарын якынлашып килүче Яңа ел белән котлап:
"Хөрмәтле Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятие җитәкчеләре, хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм!
Яңа ел – иң көтеп алынган һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе, бу бәйрәм яңа көч, теләкләрнең үтәлүенә өметләр алып килсен.
2017 ел тотрыклылык, матур үзгәрешләр, яңа мөмкинлекләр һәм казанышлар китерсен.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телим!"
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов рәислегендә Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллек вәкилләре белән видеоконференция режимында киңәшмә үтте.
Киңәшмә эшендә республика министрлыклары, ведомстволары, иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.
Утырыш барышында Россия Федерациясе субъектларында һәм чит илләрдә Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең 2016 елдагы эш нәтиҗәләре тикшерелде, Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең агымдагы эшчәнлек мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы Вәкиллекләренең сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек өлкәсендә перспектив эш планнары, ватандашлар белән эшләү һәм киләчәккә бурычлар билгеләнде.
2016 елның 26 декабрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының кулланучылар базарын үстерү бүлеге әйдәп баручы консультанты Шевченко Ирина Александр кызына намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы грамотасын тапшырды.