Россия оборона министры Сергей Шойгу Казанда булды

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасына Россия Федерациясе оборона министры Сергей Шойгу килде. Аны "Казан" халыкара аэропортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршылады.

 

Визит кысаларында югары дәрәҗәле кунак С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының Җитештерү цехларында булды. Цехларны карау барышында предприятие җитәкчелеге министрга дәүләт оборона заказларының үтәлүен җиткерде. Аерым алганда, Россия оборона министрлыгы өчен төрле модификацияле Ту-214 самолётлары төзелешенең барышы хакында сөйләнде. 

 

Шулай ук, оборона министрына Ту-160 стратегик ракета ташучы һәм Ту-22М3 ерактан бомба төшерүчеләрне модернизацияләү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру турында хәбәр иттеләр, эре габаритлы титан эретмәләрен эретеп-ябыштыру һәм механик эшкәртүнең уникаль линияләрен күрсәттеләр. Моннан тыш, Россия хәрби ведомство башлыгы яңа Ту-160М2 машинасын булдыру өчен җитештерү егәрлекләре әзерлеге белән танышты.

 

Шуны да әйтергә кирәк, 2017 елда Казан авиация заводы Ту-160 җитештерү өчен җиһазлар җитештерүне торгызу буенча ике контрактны үтәргә тиеш. Самолет борт радиоэлектроника җиһазлары һәм авиация җиңелү чараларының яңа комплексы белән җиһазландырылачак, ә серияле җитештерү 2023 елда башланачак, дип көтелә.

 

Ахырдан, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводыннан Сергей Шойгу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов озатуында Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашуга юнәлде. Ул Минтимер Шәймиевны 80 яшьлек юбилее белән чын күңеленнән котлады, аңа дуслык һәм үзара аңлашу, күпьеллык хезмәттәшлек өчен зур рәхмәтен белдерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International