Татарстанның Хабаровск крае белән хезмәттәшлеге ныгый

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елның  25 гыйнварында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Хабаровск краеның Комсомольск-на-Амуре шәһәренең комплекслы үсеше сораулары буенча Хөкүмәт Рәисе урынбасары Дмитрий Волков белән очрашты. Сәфәрнең төп максаты – Татарстан Республикасының инвесторлар җәлеп итү, сәнәгать объектларын үстерү, муниципалитетлар белән үзара элемтәдә тору мәсьәләләре буенча тәҗрибә уртаклашу.

Очрашу барышында яклар Татарстан Республикасы һәм Хабаровск крае арасында перспектив хезмәттәшлек юнәлешләрен карадылар. Алберт Кәримов һәм Дмитрий Волков билгеләп үткәнчә, регионнар арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен шактый потенциал бар.

Хабаровск крае делегациясе Татарстан Республикасында эш сәфәре белән 23-27 гыйнварда булачак. Эш  сәфәре программасы нигезендә кунаклар ГАУ ""ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге Технопаркы, "Идея" технопаркы, "Химград" технополисы белән таныштылар.

Моннан тыш, Хабаровск крае делегациясе вәкилләре Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы, Татарстан Республикасы инвестицион үсеш Агентлыгы, Казан (Идел Буе) федераль университеты, Иннополис шәһәре муниципаль берәмлеге, "Иннополис" АҖ МИЗ, Алабуга муниципаль районы, "Алабуга" МИЗ,  Яр Чаллы шәһәре IT-паркы, Яр Чаллы шәһәре җитәкчеләре белән очрашачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International