Алберт Кәримов "Кадрлар резервы" Республика проектының "Пром Актив" белем бирү модуле катнашучылары белән очрашты

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

2017 елның  25 гыйнварында ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов "Кадрлар резервы" Республика проектының "Пром Актив" белем бирү модуле катнашучылары белән очрашты. Очрашуның модераторы буларак "ПромАктив" модуле җитәкчесе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә буенча Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Диана Радченко чыгыш ясады. Очрашу ышанычлы әңгәмә режимында узды. Министр, аның карашынча әһәмиятле булган, үзенең шәхси уңышлары тарихы, лидерлык сыйфатлары белән уртаклашты һәм модуль катнашучыларының сорауларына җавап бирде.

Искә төшерик, "Кадрлар резервы" Республика проекты 2009 елдан бирле тормышка ашырыла. Ел саен проект 1500 кешене колачлый .

Кадрлар резервы – Татарстан Республикасы предприятиеләре өчен югары квалификацияле кадрлар коючы уникаль яшьләр проекты. Проект бер елга исәпләнгән. 2017 елда "Кадрлар резервы" проекты дүрт махсус модульгә бүленгән, шул исәптән, "ПромАктив" модуле Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәт итүче яшьләр инициативаларын үстерү һәм ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International