Дөньяның иң эре авиа җитештерүчесе Татарстанга килде

2017 елның 24 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Сергей Кравченко белән очрашуы булып узды. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов катнашты.

Яклар киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясе вәкилләре белән берлектә ике эре "Боинг" предприятиесендә булулары, аларның эшчәнлеге, мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итүче принциплары белән танышуларын әйтеп үтте.

Татарстан Республикасына эшлекле визит кысаларында Россиядә һәм БДБ илләрендә Boeing компаниясе президенты Иннополис инновацион шәһәре, хәзерге вакытта республикада гамәлгә ашырыла торган башка инвестиция проектлары белән танышачак.

Белешмә өчен:

Boeing - дөньяның әйдәп баручы авиакосмос корпорациясе һәм эре пассажир самолетлары җитештерүчесе. Моннан тыш, Boeing хәрби вертолетлар, электрон һәм оборона системаларын, ракеталар, спутниклар, заманча мәгълүмати системалар һәм элемтә системалары әзерли һәм чыгара. Компания ракетага каршы оборона өлкәсендә, космик очышлар һәм космик аппаратларны эшләтеп җибәрү буенча хезмәт күрсәтүдә алдынгы урыннарны били. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International