ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2023 ел
дүшәмбе

Астанада «Иннопром. Казахстан» халыкара сәнәгать күргәзмәсе ачылды. Анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан делегациясе катнаша.  Делегация составына Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко керде.

25 сентябрьдә Татар-информ агентлыгында эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең заявка кампаниясен төгәлләү һәм республиканың муниципаль берәмлекләрендә фестивальнең сайлап алу этапларын башлап җибәрү турында матбугат конференциясе узды.  Спикерларның берсе булып Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары  Родион Карпов  чыгыш ясады.


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

22 сентябрьдә Kazan Digital Week-2023 халыкара форумын ябу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко  «Индустрия 4.0» секциясе эшенә йомгак ясады.

Татарстан Республикасы Сәнәгать Һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко 22 сентябрьдә Казанның «Фортэкс» компанияләре төркеме» ҖЧҖдә күчмә киңәшмә үткәрде. Компанияләр төркеме җитәкчесе Рәүф Галәмов үсеш буенча планнар белән уртаклашты, алар арасында климат җиһазлары һәм тәрәзә конструкцияләре җитештерү буенча цехлар төзү дә бар. Үсеп килүче бизнеска ярдәм итү чаралары һәм башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

22 сентябрьдә Kazan Digital Week 2023 Халыкара форумы мәйданчыгында «Сәнәгатьтә цифрлы чишелешләр: суверенитетка курс» түгәрәк өстәле узды. Беренче түгәрәк өстәл модераторы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов булды.

10 октябрьдән 11 октябрьгә кадәр Мәскәүдә электрон коммерция һәм ритейл ECOM Retail Week халыкара форумы узачак, ул электрон сәүдә һәм ритейлның әйдәп баручы экспертларын җыячак.

Тантана бер үк вакытта Томск, Екатеринбург, Краснодар шәһәрләрендә «Газпром» челтәренең метан ягулык салу станцияләрендә узды. Стартка спортчылар һәм шоферлар чыкты.


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бу хакта 21 сентябрьдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев Kazan Digital Week 2023 халыкара форумында «Киләчәк шәһәрендә электр транспортын һәм заряд инфраструктурасын үстерү» сессиясендә хәбәр итте.


20
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Kazan Digital Week халыкара форумының эшлекле программасы кысаларында «Россия программа тәэминатының Төркия базарына чыгуы. Агымдагы вәзгыять һәм компанияләр тәҗрибәсе» темасына утырыш булачак.

Казанда 20-22 сентябрьдә «Казан Экспо» ХКҮ территориясендә Kazan Digital Week 2023 халыкара форумы уза. Бүген тантаналы ачылышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев һәм башкалар сәламләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International