Татарстанда электр куллануны үстерүнең төп драйверы – сәнәгать

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

«ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара энергетика форумында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә «2024 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2025 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы узды.

Утырышта Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко ягулык-энергетика комплексының эш йомгаклары һәм аның алдында торган бурычлар турында сөйләде. Төп тезислар:

Безнең республика энергетикасы электр һәм җылылык энергиясен, ваклап сату генерациясен җитештерүче эре предприятиеләрдән тора. 0,4 т алып 500 т киловольтка кадәр зур челтәр хуҗалыгы бар.

Узган елда 31 млрд кВт-сәг электр энергиясе эшләп чыгарылган – үсеш 10,8%. Бу бөтен Россия буенча эшкәртү үсеше темпларыннан 3,7 тапкырга һәм Урта Идел буенча 1,7 тапкырга артыграк.

Нигездә, барлык эре станцияләр үсеш күрсәткән, Түбән Кама ТГК-16 ҖЭҮ гына искәрмә булып тора

Эшләп чыгаруның иң зур артуы – өчтән бер өлешкә диярлек – Түбән Кама ГЭСында, суның яхшы агымы нәтиҗәсендә мөмкин булган.

Электр энергиясен куллану 5,1% ка арткан, ел нәтиҗәләре буенча 35 млрд кВт*сәг тәшкил иткән, бу шулай ук Россия буенча уртача күрсәткечтән югарырак.

Электр энергиясен эшләп чыгаруны арттыру тыштан агымнарны өчтән бер өлешкә – 3,8 млрд кВт*сәг кадәр киметергә мөмкинлек биргән.

Татарстанда электр куллануны үстерүнең төп драйверы – сәнәгать.

Куллануның кимүе нефть чыгаруда һәм нефть транспортында гына күзәтелә, бу ОПЕК карары белән бәйле. Халык арасында күрсәткечнең югары үсеше – 7,6%, торак төзелеше үсеше белән бәйле.

Куллануның яңа өлкәсе дә актив үсеш ала – цифрлы валюта майнингы. 

Быел 9 мәгълүмат эшкәртү үзәгенең электр йөкләнеше 210 Мега Ватт тәшкил итәчәк, бу 2023 ел белән чагыштырганда 33 тапкырга диярлек күбрәк. Безнең бәяләүләр буенча, бу куәтнең 83% ы майнерларга туры килә.

Традицион энергетика белән беррәттән яңартыла торган энергия чыганакларын да үстерергә кирәк. Буа районында 2028 елга 300 МегаВаттка якын җил генерациясен гамәлгә кертү планлаштырыла.

Тагын бер мөһим тема – энергия җитештерүнең нәтиҗәлелеге.

Электр энергиясен эшләп чыгару буенча Казанның «Татэнерго» һәм «ТГК-16» станцияләре аеруча нәтиҗәле.

Ваклап сату генерациясе үсүен дәвам итә. Соңгы 5 елда аның объектларының куәте 2,5 тапкырга арткан һәм бүген 850 МегаВатт тәшкил итә. Электр энергиясен эшләп чыгару – 5 млрд кВт*сәг чамасы – бу барлык энергия системасының 15 проценты.

Аварияле сүндерүләренең уртача дәвамлылыгы соңгы өч елда яртысына диярлек кимегән һәм 0,16 сәгать тәшкил иткән.

Узган ел нәтиҗәләре буенча электр челтәрләрендә югалтулар өлеше 6,2% тәшкил иткән, узган елгы күрсәткечне 7,4% ка киметкән – бу яхшы күрсәткеч

Интеллектуаль исәпкә алуны кертү программасын гамәлгә ашыру дәвам итә. «Челтәр компаниясе» һәм «Татэнергосбыт» 600 мең «акыллы» исәпкә алу приборлары урнаштырган, бу барлык ихтыяҗның 29% өлешен тәшкил итә.

2024 елда электр энергетикасы субъектларының инвестиция программалары 110% ка үтәлгән. Барлык территориаль челтәр компанияләре диярлек тулы күләмдә эшләгән.

Бүгенге көндә энергия җиһазларын эксплуатацияләү һәм җитештерү мәсьәләсе мөһим.

Хәзер яңа Россия төбәкләрен энергия белән тәэмин итү торгызыла. Моның өчен КМПО газ турбинасы җайланмаларын кулланырга мөмкин.

Тагын бер мөһим юнәлеш – газ белән тәэмин итү. 2024 елда республика 19 млрд.кубометр кулланган. Бу тарихи максимум.

Нәтиҗә төбәк газлаштыру программасы ярдәмендә алынган. Аны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 11,7 млрд.сумлык 1 800 км газ үткәргечләре файдалануга тапшырылган.

Безнең Министрлык «Газпром трансгаз Казан»га җир кишәрлекләре чикләренә кадәр, чикләр эчендә, шулай ук йортлар эчендә газүткәргечләр төзергә тәкъдим итте. Тәкъдим карала. Бу эшләрне башкарырга теләүчеләрне эзлибез.

Сәнәгать предприятиеләрен газ белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Можга-Алабуга газүткәргечен төзү проектын гамәлгә ашыру дәвам итә, бу 22 млрд.куб метр күләмендә Түбән Кама сәнәгать кластерын, шул исәптән Аммоний һәм Алабуганы табигый газ белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Газ мотор ягулыгы базары үсә. Газ ягулыгында эшләүче 14,5 меңнән артык транспорт чарасы файдаланыла, 10 яңадан җиһазлау пункты эшли.

Ягулыкның альтернатив төрләре өлешендә заряд инфраструктурасы үсә.

Бүгенге көндә безнең алга киткән челтәр бар – бу 250 гә якын станция. Электромобильләр саны 2022 елдан 17 тапкырга арткан! Ике республика производствосы булдырылды, аларның заряд станцияләре бөтен ил буйлап урнаштырыла.

Хәзер безнең бурыч – электромобильләр санын арттыру өчен максималь шартлар тудыру. Инде салым ташламалары да, бушлай парковкалар да бар.

Йомгаклап, 2025 елга бурычларны билгеләп үтәм:

  1. Ышанычлы энергия белән тәэмин итү, шул исәптән алдагы сайлаулар вакытында;
  2. КАЗАНОРГСИНТЕЗда 311 МВт ПГУ эшләтеп җибәрү;
  3. 300 МВт җил паркын проектлау;

Электр хуҗалыгы объектларын берләштерүне төгәлләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International