Ул Казан Экспо территориясендә 2 апрельдән 4 апрельгә кадәр уза. Эшлекле программа 28 чараны үз эченә ала. Төп көннәр – 2 һәм 3 апрель, 4 апрель – яшьләр көне.
Форумда Россиянең эре энергетика компанияләре җитәкчеләре, Россиянең 17 төбәгеннән, федераль әһәмияттәге 2 шәһәрдән һәм чит илләрдән вәкилләр катнаша.
Конкурста катнашу продукциягә һәм хезмәт күрсәтүләргә бәйсез эксперт бәясен алу, шулай ук сезнең оешма эшчәнлегенә сыйфат, куркынычсызлык, энергия нәтиҗәлелеге һәм заман таләпләренә туры килү күзлегеннән объектив бәя бирү мөмкинлеген бирә. Экспертлар белән берлектә, алар исәбенә профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре дщ керә, эштә көчле һәм йомшак яклар, шулай ук алга таба үсеш өчен мөмкинлекләр ачыклана.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Мисыр Гарәп Республикасындагы Сәүдә-икътисадый вәкиле Алексей Теванян белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 40дан артык компаниясе катнашты.
Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә республиканың Сәнәгать кластерының тармак комитетлары утырышы узды.
Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко Казан «ЭНЕРГОПРОМ» халыкара энергетика форумын уздыру турындагы матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Казанда, «Корстон» КСКК, 25-26 март көннәрендә «Аммиак һәм метанол PRO» II Халыкара форумы уза, ул аммиак, метанол һәм аларны эшкәртү продуктларын, шул исәптән минераль ашламаларны җитештерү технологияләренә багышланган. Тантаналы чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе эш визиты белән Вьетнамда, Ханойда. Аның составына Премьер-министр урынбасары – Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко керде.
ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республика сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Көньяк Африка Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Петр Павленко белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 50 гә якын компаниясе катнашты.
«ПРОМА» ФҖП – Казанда җылылык энергетикасын автоматлаштыру системалары өчен приборлар җитештерүче компания бүген Кытайга продукция чыгара.
19 мартта ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының «Деловая Россия» гомумроссия иҗтимагый оешмасы катнашындагы уртак күчмә утырышында «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә торган «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.