ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә ул «Кайраккума келәмнәре» келәм җитештерү фабрикасында, җылыту җайланмалары һәм радиаторлар җитештерү буенча «Титан-8888» предприятиесендә һәм «Сугдметалл» торбалар җитештерү заводында булды. Татарстан делегациясе составында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер да бар иде.
«Кайраккума келәмнәре» фабрикасы Гулистонда урнашкан һәм Таҗикстанда келәмнәр җитештерү буенча иң эре җитештерү предприятиесе булып тора. Биредә төрле зурлыктагы һәм дизайндагы 100 дән артык төр келәм эшләнмәләре ясыйлар. Җитештерү куәте – 3 млн.кв.метрга кадәр.
«Титан-8888» предприятиесе 2024 елда Бободжонда ачылган. Ул дүртенче илкүләм максатны – илне тизләтелгән индустриализацияләүне һәм аның сәнәгать үсешен комплекслы тормышка ашыру процессына ярдәм итү дәүләт программасы буенча төзелгән. Завод аена 500 тоннага кадәр яки елына 6 мең тонна алюминий калдыкларын эшкәртә һәм Кытайда, Төркиядә һәм Россиядә алынган заманча технологик линияләрне кулланып әзер продукция җитештерә. Бүгенге көндә биредә 2 төрле җылыту җайланмасы, 3 төрле яктырту приборы һәм 20 дән артык төрле көнкүреш казаннары җитештерелә, аларның күләме 2 литрдан 300 литрга кадәр җитә.
Бободжонда металл торбалар һәм профильләр җитештерү буенча «Сугдметалл» заводы 29 мартта ачылды. Бу Таҗикстан һәм Үзбәкстанның уртак предприятиесе. Заводта технологик җиһазларның 2 линиясе урнаштырылган, еллык куәте 100 мең тонна төзелеш металл продукциясе. Производствода эретеп ябыштыру, алмаз ташы белән кисү, кисү һәм әйберләрне төрү процессы бара. Бүген биредә 50 төрле металл торба һәм профильләр ясыйлар.