Ул БДБ электр энергетикасы советы президенты, Россия Энергетика министры Сергей Цивилев җитәкчелегендә «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара энергетика форумы кырларында узды.
Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.
БДБ электр энергетикасы советы 1992 елның 14 февралендә БДБ электр энергетикасы өлкәсендә дәүләтара мөнәсәбәтләрне координацияләү турында хөкүмәтара килешү нигезендә төзелде. Норматив-хокукый база булдыру һәм камилләштерү юлы белән электр энергетикасы өлкәсендә БДБ илләренең хокукый пространствосын булдыру эшчәнлекнең иң мөһим юнәлеше булып тора. Советны президент һәм вице-президент җитәкли, алар совет әгъзалары арасыннан ротация тәртибендә 1 елга сайлана.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан икенче ел рәттән бердәмлекнең электр энергетикасының әйдәп баручы экспертларының диалог мәйданчыгына әверелә: «Электр энергетикасын үстерүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган шундый дәрәҗәле чараны кабул итү безнең өчен зур мәртәбә».
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, билгеле бер кыенлыклар тудырган санкцияләр шул ук вакытта энергетикада үзебезнең ил технологияләренең һәм җиһазларының актив үсешенә катализатор булды.
Сергей Цивилев республика җитәкчелегенә «Энергопром» Казан халыкара энергетика форумын оештырган өчен рәхмәт белдерде. Ул «KazanEnergyExpo» энергетика күргәзмәсенә югары бәя бирде. Министр «Ике тапкыр җиңүчеләр» масштаблы экспозициясен аерым билгеләп үтте, ул энергетика тармагы вәкилләренең Бөек Җиңүгә керткән өлешенә, шулай ук сугыштан соңгы чорда энергия инфраструктурасын торгызу буенча гаять зур эшкә багышланган.
Катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Сергей Цивилев аларга уңышлы эш теләде.
– Ышанам ки, безнең уртак эшчәнлегебез дәүләтләребез арасында дустанә мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүгә үзеннән зур өлеш кертер, – дип өстәде ул.