16 апрель Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко рәислегендә «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясенең «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшче төркемнең икенче утырышы узды. Чарада сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин катнашты.
Татарстан түбәндәге юнәлешләр буенча сынау төбәге булды:
Татарстанның Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов билгеләп үткәнчә, бүген «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектында Татарстанның 302 предприятиесе катнаша. 2025 елга квота әле бетмәгән, шуңа күрә предприятиеләрне җәлеп итү буенча актив эш алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, РФ Президенты Указы нигезендә 2030 елга икътисадның чимал булмаган төп тармаклары урта һәм эре предприятиеләренең кимендә 40 процентын һәм социаль өлкәдәге дәүләт һәм муниципаль оешмаларның 100 процентын хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруга җәлеп итүне тәэмин итәргә кирәк.
Татарстанда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» төбәк проектын ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкли.
Катнашучы булу өчен теркәлергә һәм производительность.рф ИТ-платформасында гариза бирергә кирәк.
ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru/