Кичә Татар-информда «Ел инженеры» IV республика конкурсына багышланган матбугат конференциясе узды. Конкурска старт бирү турында сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов, КНИТУ тәрбия һәм социаль эш буенча проректоры Альбина Шәвәлиева, конкурс комиссиясе әгъзасы Роман Сухарь һәм 2022 елда конкурста җиңүче Тимур Билалов сөйләде.
5 октябрьдә Казанга Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиёев килде. Татарстан – ул Россиягә рәсми визит вакытында килгән беренче регион.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән берлектә Шәүкәт Мирзиёев «Россия-Үзбәкстан» регионнары форумына йомгак ясады.
6 октябрьдә Чаллыда эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XI ачык республика телевизион иҗат фестиваленең беренче зона этабын тантаналы ачу булачак.
3 октябрьдә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Австрия Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Андрей Плотников белән онлайн-очрашу үткәрде.
Машина төзүче көнендә предприятиеләрнең кайбер җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре югары бүләкләргә лаек булдылар.
Чаллыда тантаналы рәвештә Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелде. Республика тармак вәкилләрен котларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар килде.
Үтәчәк вакыйга 19-20 октябрь көннәрендә Мәскәүдә экспортка ярдәм итү буенча инициативаларны, кече, урта һәм эре бизнес вәкилләренең, барлык дәрәҗә хакимиятләр, шулай ук чит ил делегацияләренең, эксперт берләшмәләре, эшлекле берләшмәләр һәм үсеш институтларының тышкы сәүдә эшчәнлеген үстерү юнәлешләрен һәм уникаль кейсларны берләштерәчәк.
27 сентябрьдә Татарстан предприятиеләре вәкилләре ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вице-премьеры Олег Коробченко җитәкчелегендә Дунъинда берничә предприятиедә булдылар.
Кичә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Сергей Этус җитәкчелегендә Финляндиядә РФ Сәүдә вәкиле Евгений Рубинчик белән онлайн-очрашу узды. Очрашуда Татарстанның 20дән артык компаниясе катнашты.
Татарстан делегациясе Татарстан Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендә 26–28 сентябрьдә Дуньинда нефть һәм нефть химиясе технологияләре һәм җиһазлары халыкара күргәзмәсендә катнаша. Катнашучылар арасында – Татнефть, Таграс, Шешмаойл һәм республиканың башка компанияләре.