11 апрель көнне «Коммерциясез бакчачылык ширкәтләрендә (СНТ) социаль догазификация программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре» темасына матбугат конференциясе узды. Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Газпром трансгаз Казан генераль директорының ремонт һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Хәммәтов, Росреестрның ТР идарәсенең 1 нче номерлы күчемсез милеккә хокукларны дәүләт кадастр исәбенә алу һәм дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Алсу Сафина һәм ТР Бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Илья Слесарский спикерлар булдылар.
Рөстәм Хәммәтов хәбәр иткәнчә, тулаем алганда, догазификация программасы буенча аны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республикада 37 мең гариза кабул ителгән, 35 меңнән артык шартнамә төзелгән, чикләренә кадәр җиткерелгән 32 мең җир кишәрлеге һәм 26 меңнән артык йорт биләмәсе газга тоташтырылган, бу төзелгән шартнамәләрнең 82% өлешен тәшкил итә. Бакчачылык ширкәтләрен газлаштыру 2025 елда актив гамәлгә ашырыла башлады, бүгенге көнгә аның графигы планында Татарстан Республикасын газлаштыруның төбәк программасы составына 81 бакчачылык ширкәте һәм 700 йорт хуҗалыгы кертелгән.
Газлаштыру өчен гражданнарга территориаль ЭҖИ адресына документлар комплекты тапшырырга кирәк: гариза, җир участогына һәм йортка милек хокукын раслаучы документлар, ситуация планы, паспорт, СНИЛС. Заявканы дистанцион рәвештә дә бирергә мөмкин:
- РФ бердәм газлаштыру операторы сайтында;
- Дәүләт хезмәтләре рәсми сайты аша;
- «Я строю» порталы аша.
- Бакча ширкәте торак пункт эчендә урнашырга, ә йорт торак булырга тиеш, чөнки догазификация программасы әлеге йортларны даими яшәү өчен кулланучы гражданнарга исәпләнгән. Бу Россия Президенты игълан иткән газлаштыруның дәвамы», – диде Марат Миңнебаев. — Безнең максат – даими нигездә яшәүчеләрне газ белән тәэмин итү».
Алсу Сафина аңлатканча, әгәр йорт теркәлмәгән икән, моны эшләргә кирәк. Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрында күчемсез милек объектларына хокуклар турында белешмәләр булу/булмау турындагы мәгълүматны Росреестрда белергә мөмкин.
– Игътибар итәргә кирәк, әгәр бакча йорты «торак булмаган» билгеләнешенә ия булса, аны «торак» категориясенә күчерергә кирәк. Күчерү өчен йорт барлык төзелеш нормаларына туры килергә һәм ел әйләнәсе яшәү шартларына җавап бирергә тиеш, – дип аңлатты ул.
Спикерлар аерым билгеләп үткәнчә, Татарстанда ташламалы категория гражданнарга йорт биләмәсе чикләрендә газ үткәрүгә һәм йорт эчендә газ җиһазлары сатып алуга 100 мең сумга кадәр субсидия бирү каралган. Исемлек Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 11.03.2023 ел, № 231 карарында күрсәтелгән.