Татарстан илнең әйдәп баручы инженерлык югары уку йортлары белән хезмәттәшлекне көчәйтә

2025 елның 16 апреле, чәршәмбе

Татарстан Рәисе  Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге республика делегациясе Санкт-Петербургка килде. Аның составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов керде.

Делегация Бөек Петр политехник университетында булды. Ул 1899 елда нигезләнгән һәм бүген югары уку йортында 34 меңнән артык студент белем ала, шуларның 350се – Татарстаннан. Уку йорты – илнең әйдәп баручы техник югары уку йортларының берсе һәм инженер-техник кадрлар әзерләү белән шөгыльләнә.

Кунаклар университетның эшчәнлеге белән таныштылар, җиңел материаллар һәм конструкцияләр лабораторияләрен, Халыкара фәнни-белем бирү үзәген, алдынгы инженерлык мәктәбенең тәҗрибә-конструкторлык бюросын карадылар.

Шулай ук Бөек Петр политехник университеты белән берничә килешү имзаланды. Мәсәлән, Иннополис университеты белән уку йорты робот техникасы һәм пилотсыз авиация системалары тармагы өчен яңа композицион материаллар һәм технологияләр булдыру өлкәсендә уртак фәнни-тикшеренү лабораториясе булдыру өстендә эшләячәк.

«Югары нефть мәктәбе» Әлмәт дәүләт технология университеты белән инженерлык әзерлегенең яңа төрен булдыру, алга киткән эшләнмәләрне һәм тикшеренүләрне гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру буенча эшләячәк. Моннан тыш, яклар уртак фәнни, иҗади, мәгариф проектларын гамәлгә ашырачак, фәнни алмашу алып барачак.

СПбПУ белән А.Н. Туполев исемендәге КНИТУ да хезмәттәшлек итәчәк. Уку йортлары үзләренең алдынгы инженерлык мәктәпләре кысаларында уртак фәнни-мәгариф һәм инновацион проектларны гамәлгә ашырырга, эре фәнни-җитештерү проектларын булдыруга һәм үстерүгә ярдәм итәргә, мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә иҗтимагый әһәмиятле чаралар башкарырга планлаштыралар.

Шулай ук Татарстан делегациясе университетның Татарстан студентлары белән очрашты.

Әңгәмә барышында студентларны Татарстанда фәнни-тикшеренү үзәкләрендә һәм предприятиеләрдә стажировка узу һәм эшләү өчен нинди мөмкинлекләр бар икәне кызыксындырды. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, предприятиеләрдә квалификацияле кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә. Бүген максатчан белем бирү турындагы шартнамәләр буенча Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче 5,5 меңнән артык югары уку йорты студенты белем ала. Моннан тыш, предприятиеләр базасында югары уку йортлары кафедраларының филиаллары төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International