Казан халыкара энергетика форумында «Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру» дигән түгәрәк өстәл узды.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов билгеләп үткәнчә, күтәрүнең төп коралы – «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проекты, ул «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты структурасына керә.
Аның кысаларында Татарстанда 2030 елга 600дән артык предприятие федераль проектта катнашачак, 4,5 меңгә якын хезмәткәр сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтеләчәк.
– Бүген бездә Татарстанның 32 районыннан 289 катнашучы бар инде», – дип сөйләде Татарстан Республикасының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге җитәкчесе Шамил Бәйрәмов. – Күп өлеше Казанда тупланган – 75, Чаллыда – 72.
«Экосистема» ҖЧҖ башкарма директоры Андрей Шумилов сакчыл җитештерү инструментларын гамәлгә кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.
– Чараларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә бездә эш күләме артты һәм эшсез тору вакыты кыскарды. Хәзер без җитештерүчәнлекне арттыру өстендә мөстәкыйль эшләвебезне дәвам итәбез, – дип уртаклашты Андрей Шумилов.
Түгәрәк өстәлдә цифрлаштыру темасы кискен мәсьәлә булды.
Станислав Шаронов, «Цифрлы җитештерүчәнлек технологияләре» АКО генераль директоры эффективность.рф платформасының мөмкинлекләре турында сөйләде, ул ландшафтны диагностикалаудан алып ит-чишелешләрне һәм программа продуктларын кертүгә кадәр предприятиеләрне цифрлы трансформацияләү өлешендә чишелешләр тәкъдим итә.
«Цифрлы платформа КАМАЗ» ҖЧҖнең консалтинг буенча директоры Николай Лунев сәнәгать предприятиесенең цифрлы җитештерүгә ничек күчүе турында сөйләде.
Докладчыларның презентацияләрен сылтама аша карарга була.
Илкүләм проект сайты: производительность.рф
ТР ТКҮ сайты: ppt.tatarstan.ru/