Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Кытай Халык Республикасына, Чунцин шәһәренә эш визиты белән килде. Аның составына Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко да кертелде.
Бүген делегация «Татарстан - Чунцин» эшлекле форумында катнашты.
Катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең киң колачлы партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек дәрәҗәсенә күтәрелүе хакында әйтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 9% ка артып, 3,3 млрд.доллар тәшкил иткән. Кытайдан җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 38,7 млн.долларга җиткән.
- Без булган база кысаларында Чунцин белән тагын да тыгызрак мөнәсәбәтләрне үстерергә теләр идек. 2019 елда ук сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү имзаланды. Чунцин – Кытай икътисады локомотивларының берсе. Сездә химия, машина төзелеше, электрон, металлургия сәнәгате, шулай ук мәгълүмати технологияләр өлкәсе алга киткән. Безгә эшлекле даирәләрнең нинди юнәлешләрдә тыгыз эшли алуын игътибар белән карарга кирәк дип саныйм, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Чунцин вице-мэры Сюй Цзянь әфәнде Чунцинның Кытайның төбәк үсешендә аерым роль уйнавына игътибар итте. 2024 елда тулай төбәк продукты 3,2 трлн.юань тәшкил иткән, бу күрсәткеч буенча Чунцин илдә алда бара.
- Бездә фикердәшлек теләсә нинди тау һәм океаннарны уза дигән Кытай мәкале бар. Безнең дуслык моңа дәлил булыр, дип ышанам – дип йомгаклады Сюй Цзянь.
Форумда Чунцин шәһәрен тәкъдир итү булды. Алга таба, Олег Коробченко Татарстанның сәүдә-икътисадый потенциалы турында сөйләде, ә ТР Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина – 18-19 августта Казанда узачак «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара икътисадый форумы турында.
Мондый чаралар «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты максатларына ирешүгә ярдәм итә.