Бүген «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара энергетика форумында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев «Без энергия нәтиҗәлелеген сайлыйбыз» яшьләр инициативалары республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
«Энергетика нәтиҗәлелеген арттыру һәм энергияне сак тоту буенча иң яхшы инженер-техник чишелеш» номинациясендә бүләкләнделәр:
«Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча иң яхшы оештыру һәм мәгълүмат чаралары» номинациясендә – Казан энергетика көллияте студенты Александр Санаткин – «Хәзерге энергетиканың һөнәри траекториясен формалаштыру өчен нәтиҗәле белем бирү коралы буларак виртуаль тренажер» конкурс эше белән.
«Ресурсларның нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту буенча иң оригиналь идея» номинациясендә Алабуга политехник көллияте студенты Александр Бузениус – «Кояш энергиясе» – кояш панельләрен урнаштыру һәм аларга хезмәт күрсәтү» конкурс эше белән.
Шунысын да өстәп әйтик, яшьләр көне – яшьләрне энергетика тармагына күңелсез лекцияләр белән түгел, ә мавыктыргыч квизлар, түгәрәк өстәлләр, интерактив мастер-класслар һ.б. белән актив җәлеп итү мәйданчыгы ул. Бу көн – югары уку йортлары, көллиятләр, мәктәпләр, предприятиеләр укучылары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, Татарстан министрлыклары һәм оешмалары җитәкчеләренең традицион очрашуы.