2015 елның 15 июнендә года "Зеленодольск шәһәренең А.М.Горький исемендәге заводы"нда 22100 нче проектлы чик буе сак корабын төзи башлау тантанасы булды. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе хәрби-сәнәгый комиссиясе коллегиясе рәисенең беренче урынбасары Иван Харченко һәм башкалар катнашты.
Төзи башлаган судно - 22100 нче проектның беренче серияле корабы. Россия Куркынычсызлык федераль хезмәтенең Чик буе хезмәте Яр буе сагы заказы буенча завод әлеге проектның төп корабын төзегән. "Полярная звезда" дип аталган кораб 2012 елның 30 маенда төзелә башлап, 2014 елның 21 маенда суга төшерелгән. Хәзерге вакытта кораб Балтыйк диңгезендә завод сынавын уза, 2015 елда аны заказчыга тапшырырга планлаштырыла.
14 июнь - Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгатьһәм сәүдә министры Равил Зарипов Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре Көне белән котлый.
"Хөрмәтле җиңел сәнәгать хезмәткәрләре! Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне һөнәри бәйрәмегез - Текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Сезгә фидакарь хезмәт иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасындагы 60 артык җиңел сәнәгать предприятиеләрендә хәзерге базар шартларында конкурентлылыкка сәләтле булган продукцияне чыгаруны тәэмин иткән 7 меңнән артык кеше хезмәт итә. Шунысы куандыра, тармак лидерлары белән беррәттән кече эшмәкәрлек тә көч җыя.
2015 елның 10 июнендә Татарстанга рәсми визит кысаларында Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе Казан вертолетлар заводында булды. Кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, "Казан вертолетлар заводы" ҖАҖ генераль директоры Вадим Лигай һәм башкалар озата йөрде.
2015 елның 9 июнендә Татарстан Республикасы Сәнгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зариповның Финляндия тышкы эшләр министрлыгының Россия, Көнчыгыш Европа һәм урта Азия Департаменты директоры урынбасары Веса Васара җитәкләгән Финляндиянең эшлекле даирәләр белән очрашуы узды. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган очрашу һәм уртак эш төркеме утырышы кысаларында икеяклы нәтиҗәле хезмәттәшлек итүнең перспектив юнәлешләре билгеләнде, фикер алышу, адреслы очрашулар узды.
2015 елның 9 июнендә Татарстанга Бөтенкытай халык вәкилләре җыелышының Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян килде. "Казань" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов каршы алды
Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту буенча ENES-2015 IV халыкара форумы кысаларында, энергия нәтиҗәле тормышны пропагандалау һәм популяризацияләү максаты белән, Россиянең Энергетика министрлыгы «МедиаТЭК» (алга таба - «МедиаТЭК» бәйгесе) ягулык –энергетика комплексы компанияләре һәм төбәк администрацияләре мәгълүмат хезмәтләренең Беренче Бөтенроссия массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе үткәрә. «МедиаТЭК» бәйгесе ике этаптан: төбәк һәм федераль дәрәҗәдә уздырыла.
«МедиаТЭК» бәйгесенең федераль этабын үткәрү Нигезләмәләре белән Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының рәсми сайтында танышырга була: http://www.minenergo.gov.ru/press/min_news/2451.html
«МедиаТЭК» бәйгесенең төбәк этабын оештыру һәм үткәрү буенча вәкаләтле орган – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы. «МедиаТЭК» бәйгесендә катнашучы өчен заявкалар 2015 елның 10 июненнән 1 сентябренә кадәр кабул ителә.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне координацияләү буенча уратак эш төркеме утырышы узды. Чехия Республикасы делегациясен Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиб җитәкләде.
Уртак эш төркеменең чираттагы утырышы Чехия Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы арасындагы сәүдә-икътисадый өлкәдә хезмәттәшлек итү ниятләре буенча Меморандумны гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.
8 июньдә Татарстан Республикасы Хәкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиб белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Иржи Колиб җитәкчелегендәге Чехия делегациясенең Казанга килү максаты - Чехия һәм Татарстан Республикасы арасындагы сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне координацияләү буенча уртак эш төркеменең чираттагы утырышында катнашу.
Илдар Халиков ассызыклаганча, Чехия делегациясенең килүе республикадагы мөһим вакыйга – Казан тирәсендә инновацион Иннополис иярчен - шәһәренең ачылуы. Әлеге вакыйгага Чехия коллегалары да чакырылды.
Чараларда шулай ук Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашачак.
8 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Хәкүмәте Йортында Колумбия –Россия палатасы башлыгы Оскар Лопес Боланьос җитәкчелегендәге Колумбия делегациясе вәкилләре белән очрашу узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министр ярдәмчесе Назил Насыйбуллин, Татарстан Республикасы инвестицияләр агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры беренче урынбасары Руслан Кәбиров, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агиев һәм башкалар катнашты.
2015 елның 7 һәм 8 июнь көннәрендә Орлов өлкәсе Губернаторы Вадим Потомский җитәкчелегендә Орлов өлкәсе делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.
Визит кысаларында Орлов өлкәсе Губернаторы Вадим Потомскийның Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узды. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов та катнашты. Татарстан Республикасы белән Орлов өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек итү турында Килешү имзаланды.