2015 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Газпром теплоэнерго» АҖ компаниясе җитәкчелеге белән очрашу узды.
Очрашуда «Газпром теплоэнерго» АҖ компаниясе, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасы депутатлык корпусы, Татарстан Республикасы министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре үзәге, «УК «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ, «КМПО» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Казанский Гипронииавиапром»ЯАҖ вәкилләре катнашты.
2015 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Зарипов Равил Хаммат улы Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының корпоратив идарә бүлеге мөдире урынбасары Сагдиева Наилә Фоат кызына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының фидакарь хезмәте өчен Рәхмәт хаты тапшырды.
2015 елның 18 июнендә Алматада “Үзәк Азиянең нефть эшкәртү һәм нефть химиясе” II халыкара конференция кысаларында Татарстан –Казакъстан полимер форумы узды. Татарстан ягыннан форум эшендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы нефть, газ химиясе комплексы предприятиеләре («Нижнекамскнефтехим» САҖ, «Казаньоргсинтез» САҖ,«Татнефть» ААҖ, «Техстрой» ҖЧҖ, «П-Д Алабуга-Стекловолокно» ҖЧҖ) вәкилләре катнашты.
Форум кысаларында Казакъстан һәм Татарстан предприятиеләре презентацияләр үткәрде, нефть химиясе сәнәгате, химия продукциясе, технологияләр өчен җиһазлар һәм комплектация өчен кирәк-яракларны китертү өлкәсендә ике яклы нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар,
2015 елның 18 июнендә XIX Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников белән очрашу кысаларында Татарстан Республикасы белән Вологда өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни тармакларда хезмәттәшлек турындагы килешү имзаланды Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Очрашу кысаларында Вологда өлкәсе губернаторы Олег Кувшинников ассызыклаганча, Татарстан бүгенге көндә икътисад үсешенең ачык мисалын күрсәтә. Ул искә төшергәнчә, күптән түгел генә Вологда өлкәсе делегациясе технопарклар, индустриаль мәйданчыклар, инновацион инфраструктура өлкәсендәге эшләнмәләр булдыру белән танышу өчен Татарстанга килгән иде.
Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында “Росатом” атом энергетикасы буенча Дәүләт корпорациясе һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
Документка имзаларын Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” ДК генераль директоры Сергей Кириенко куйдылар. Кул кую тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
2015 елның 18-19 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе XIX Петербург халыкара икътисадый форумында катнаша.
Форум мәйданчыгында Татарстан Республикасы белән «Росатом» дәүләт корпорациясе арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә, шулай ук Татарстан Республикасы белән «Российские сети» ААҖ арасында электр энергиясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында Килешүгә имза салу планлаштырыла.
2015 елның 17 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Мәскәүдә узган Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Утырыш 2014 елның эш нәтиҗәләренә һәм 2015 елда һәм алдагы елларга ведомствоның төп эшчәнлек юнәлешләренә багышланды.
Коллегия эшендә Россия Федерациясе Хөкүмәте, Россиянең сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсе, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршындагы ижтимагый шурасы, сәнәгать буенча Дәүләт думасы комитеты вәкилләре катнашты.
17 июньдә Татарстан Республикасы Куркынычсызлык советы утырышында 2015-2020 елларга Татарстанның нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы каралды һәм хупланды. Чара Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Куркынычсызлык советының даими әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары, федераль структураларның территориаль органнары, Татарстанның эре предприятиеләре җитәкчеләре катнаштылар.
Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов бу программаның республикада 2019 елга кадәр каралган исәбе буенча дүртенче нефть-газ-химия комплексын үстерү программасы булуын искәртеп үтте. Ул 2030 елга кадәр Татарстанны социаль-икътисадый яктан үстерү стратегиясе кысаларында эшләнгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә «Данфосс» Дания компаниясе белән Татарстан Республикасының алдагы елларга хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Киңәшмәдә «Данфосс» компаниясе җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы энергияне саклау технологияләре Үзәге, Татарстан Республикасы ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре («Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Казэнерго» ААҖ) җитәкчеләре катнашты.
2015 елның 10 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утырышында 2030 елга кадәр Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексын үстерү стратегиясе расланды. Татарстан Республикасының ягулык-энергетика комплексының торышы һәм үсеш перспективалары хакында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов чыгыш ясады. Татарстан Республикасы икътисадындагы ягулык-энергетика комплексының ролен билгеләгәндә, Равил Зарипов “бүгенге көндә комплекс предприятиеләре сәнәгать продукциясенең 50 процентын чыгара, төбәк кеременең 75 процентын һәм 60%ка якын салым керемен тәэмин ителә. Шуңа республика өчен аның үсеш перспективаларын билгеләү мөһим булып кала”,- дип ассызыклады министр.