2015 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Беларусь Республикасы сәнәгать министры урынбасары Александром Огородников белән очрашуы узды.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчесе Равил Зарипов ассызыклаганча, 2014 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Беларусь арасындагы икеяклы тышкы сәүдә әйләнеше 1 169,8 млн. долл. АКШ, шул исәптән, экспорт – 834,7 млн. долл. АКШ, импорт – 335,1 млн. долл. АКШ тәшкил итте.
2015 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов рәислегендә чит илләрдә һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә
Татарстан Республикасы вәкиллекләре белән видеоконференц элемтә режимында киңәшмә узды. Киңәшмәдә республика министрлыклары, ведомстволары һәм иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары –Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлек итү өлкәсендә Россия Федерациясе төбәкләрендәге Татарстан Республикасы вәкиллекләре алдында торган мәсьәләләрен билгеләде.
2015 елның 5 июнендә Kazan-Arena стадионы мәйданчыгы каршында "Nefis Rock&Dance масштаблы рок-фестиваль узды. Әлеге чара "Нэфис" ДК 160 еллыгына багышланды. Бәйрәм чаралары программасында "Чиж и Ко", "БИ-2", "Серьга", "Чайф" һәм башка төркемнәр чыгышлары булды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үзенең сәламләү сүзендә "Нәфис" компаниясен юбилее белән котлады һәм концертны зур дәрәҗәдә оештырганнарын билгеләде. “Туган көнең белән, “Нәфис”! Бу концерт – уникаль чара.
5 июньдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков «Римера» компанияләр төркеме генераль директоры Виталий Садыков белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов катнашты.
Очрашу кысаларында «Римера» ДКның Әлмәт активы «Алнас» заводын үстерү перспективалары хакында фикер алыштылар, шулай ук Татарстан белән «Римера» ДКның тышкы икътисадый хезмәттәшлеге мәсьәләсе турында сөйләштеләр.
2015 елның 3 июнендә Чаллы шәһәрендә СП Ford Sollers заводында тулы цикл технологиясе буенча седан кузовында 5ишекле хэтчбек яңа Ford Fiesta автомобиле җитештерүен башлап җибәрдләр.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Форд Соллерс президенты Тед Каннис катнашты.
Ике проектны эшләтеп җибәрү өчен һәм шушы предприятиене модернизацияләүгә генә инвестицияләр 400 млн. доллар китте.
Искәртеп китәбез, тулы цикл технологиясе буенча Ford Ecosport кроссоверын җитештерүгә СП 2014 елда алынды.
2015 елның 3 июнендә «Алабуга» МИЗда ике яңа проект эшләтеп җибәрделәр. Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында биредә “Хухтамаки фуд сервис Алабуга” бер тапкыр яраклы табак-савыт заводы һәм “ХАВИ Логистикс” компаниясе логопаркы ачылды. Проектларның икесе дә бер клиентка – McDonald’s фаст-фуд рестораннары челтәренә йөз тота.
“Бу заводлар – McDonald’s челтәренең стратегик партнерлары. Татарстан, шулай ук, McDonald’s рестораннары челтәре киң таралган төбәкләр санына керә. . Бу, McDonald’s логистикасы һәм аны тәэмин итү өчен кирәкле бурычларны хәл итү генә түгел, бу – Татарстан продукциясенең дә әлеге компания рестораннары челтәренә эләгү мөмкинлеге. Логистик үзәк ярдәмендә без территориябездә алга таба да McDonald’s челтәрен барлык кирәкле продукт белән тәэмин итәчәк кластер формалашачагына өметләнәбез, ә бу челтәр бик зур, һәм без булдыклы иптәшебез аша шушы базарларга эләгү мөмкинлегенә ия”, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
2015 елның 2-6 июнендә Мәскәүдә Россия Ритейл атнасы уздырыла. Ваклап сәүдә итү өлкәсендә эшмәкәрлек һәм дәүләт катнашында беренче тапкыр шундый масштаблы чара - Россия Ритейл атнасы үткәрелә. Әлеге чара ел саен узачак һәм монда ваклап сәүдә итү өлкәсен үстерүнең төп юнәлешләре,заманча ритейлны үстерүгә дәүләт мөнәсәбәте билгеләнәчәк, тармак мәсьәләләре хәл ителәчәк.
Россия Ритейл атнасын оештыручылары – Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Россиянең иң эре ритейларны берләштерә торган Ваклап сәүдә итү компанияләре ассоциациясе.
2015 елның 1 июнендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ еллык җыелышы узды 26 кеше составында яңа Директорлар советы сайланды.
Директорлар Советы сотавына түбәндәгеләр керде: Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, нефть сәнәгате буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, нефть һәм нефть-газ ятмаларын эшкәртү буенча Татарстан Республикасы Президенты консультанты Ренат Мөслимов, нефть-газ комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Алмаз Галиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республика компанияләре җитәкчеләре: «Связьинвестнефтехим» ААҖ дәүләт холдингы , ОАО «Татнефтехиминвест-холдинг»ААҖ, «Татнефть» ААҖ, «ТАИФ» ААҖ, «Казаньоргсинтез» ААҖ, «Алабуга» МИЗ, «Татнефтепродукт» ААҖ, «Сетевая компания» ААҖ, «Ак Барс» ААҖ банка, «Нэфис Косметикс» ААҖ, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ, «ТАНЕКО» ААҖ, "Иннополис" МИЗ, «Химград» ААҖ, «Татэнергосбыт» ААҖ, «Генерирующая компания» ААҖ.
1 июньдә Казанда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ 2014 ел нәтиҗәләрен чыгарылды.
Хисап нотыгы белән «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин чыгыш ясады.
2014 елда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ эшчәнлегенең төп юнәлешләре буенча эшчәнлек дәвам итә. Рафинат Яруллин фикеренчә, озак вакыт дәвамында холдингның директорлар Советы утырышларында импортка алмаш табу сәясәтенең кирәклеге хакында яңграган фикер, Россиягә карата санкцияләр һәм акчаның девальвациясе шартларында үз нәтиҗәлелеген күрсәтте. Нефть, газ химиясе комплексының икътисадның башка тармаклары белән кооперациясен үстерү, республика территориясендә полимер автокомпонентлар локализациясе буенча эшчәнлек дәвам итә., дип җиткерде ул.